Такмак (; ) — татар, башкорт, чуаш һәм чирмеш халык иҗатларында иң киң таралган музыкаль-шигъри жанрларының берсе. Татар халык музыкасында ике өлешле метрик пульсация күренеш тапкан бердәнбер жанр.Абдуллин А.Х. Тематика и жанры татарской дореволюционной народной песни // Вопросы татарской музыки. - Казань, 1967.
Тарихы Беренче өлгеләре 1897 елда С. Г. Рыбаков тарафыннан «Җаек мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында бастырыла.Рыбаков С. Г. Музыка и песни уральских мусульман с очерком их быта. СПб., 1897. Фонографка 1929—19331 елларда И.В.Салтыков тарафынан языла.Сальманова Л. К. Такмак // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
Тасвиры
Такмак шигъри текстары 8-7 иҗекле ике юллыкларга бүленгән дүрт юллыклардан, сирәгрәк очракта өч юллыклардан тора. Аларга төрле ангемитон тавыш рәтләренә таянган һәм октава, сирәкләп децима чикләрендәге амбитуска ия булган 2 өлешле көйләр туры килә.Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 2‑се кит. Өфө, 1977. Композицион үзенчәлекләре буенча такмак рус частушкаларына һәм Көньяк Себер халыклары (алтайлар, хакаслар, шорлар һ.б.) җырларына якын.Баимов Б.С. Башкирские народные такмаки. Уфа, 2001.
Жанр эчендә хезмәт, мәхәббәт-лирика, юмор, сатира такмакларын күреп була. Такмак, халык авыз иҗатында киң кулланыш тапканлыктан музыкада кыска көй буларак та, афористик ритмлы (речитатив) структура буларак та урын тапкан. Кайвакыт берәр лирик җыр да халыкта такмак буларак кабул ителә.Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с.
Профессиональ музыкада һәм концерт практикасында нигездә бию такмаклары таралыш тапкан. Җыр такмаклары авыл җирлегендә, Идел буе мишәр татарларында популяр.Бахтияров, 1943: Бахтияров В. Письменные воспоминания о традиционной культуре татар Симбирской губернии второй половины XIX века. - Казань, 1943. Чыганаклар
Башҡорт халыҡ ижады. Йырҙар. 2‑се кит. Өфө, 1977. Файзи Д. Х. Халык җәүhәрләре. Татар халкының хәзерге заман музыка фольклоры. Казан, 1971. Нигмедзянов М.Н. Татарская народная музыка /М.Н. Нигмедзянов. – Казань, 2003. – 255 с. Абдуллин А. Х. Татарская народная песня: тематика, жанры и некоторые особенности народного исполнительства Текст.: автореф. дис. канд. искусствоведения /А. X. Абдуллин. — Л., 1971.-24 с.
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз Озын көй Кыска көй
Төркем:Татар музыкасы Төркем:Башкорт музыкасы Төркем:Чуаш музыкасы Төркем:Чирмеш музыкасы