Самсара ул "йөрү" яки "дөнья" мәгънәсендәге Санскрит сүзе, ул циклик, чылбырлы үзгәртүне билгели. Ул шулай ук янә тууның һәм "бөтен тормышның, материянең, булганның цикллылыгының" концепциясе, күпчелек Һиндстан диннәренең фундаменталь ышануы.Flood, Gavin D. (1996), An Introduction to Hinduism, Cambridge University Press Кыскача ул үлем һәм янә туу циклы. Самсара турында кайвакыт транс-күчеш, кармик цикл, реинкарнация һәм "максатсыз күчү, йөрү яки дөньяда булу" төшенчәләре яки гыйбарәләренә бәйле рәвештә сөйлиләр.
Самсара концепциясенең пост-Ведик әдәбиятта тамырлары бар; теория турында Ведаларның үзләрендә сүз бармый.A.M. Boyer: Etude sur l'origine de la doctrine du samsara. Journal Asiatique, (1901), Volume 9, Issue 18, S. 451-453, 459-468Yuvraj Krishan: . Bharatiya Vidya Bhavan, 1997, Ул үскән формада, ләкин механистик детальләрдә түгел, иртә Упанишадаларда пәйда була. Самсара доктринасының тулаем күрсәтелүе Буддачылык һәм Җәйничелек кебек Шраманик диннәрдә бар, һәм шулай ук безнең эраның 1-енче меңьеллыгыннан соң төрле Һинд дине фәлсәфәсе мәктәпләрендә. Самсара доктринасы Һиндстан диннәрендә карма теориясенә бәйле Самсарадан азат ителү Һиндстан традицияләрнең үзәгендә һәм шулай эчке каршылыкларында булган. Самсарадан азат ителү мокша, Нирвана, Мукти яки Кайвалья дип атала.
Этимология һәм терминология Самсара (Дэванагари язуы белән: संसार) сүзенең мәгънәсе "йөрү", һәм шулай ук "дөнья" бу төшенчә "циклик үзгәреш" дигәнне аңлата. Самсара барлык Һиндстан диннәрендә дә фундаменталь концепция булып тора, карма теориясенә бәйле һәм барлык җан ияләре туулар һәм янә туулар аша циклик баралар дигән ышануга карый. Төшенчә шулай ук “дәвам итеп булу”, “транс-күчеш”, “кармик цикл”, “тормыш тәгәрмәче” һәм "тормышның, материянең, булуның цикллыгы”на бәйле. Шулай ук “Сансара” дип язылыш очрый. Монье-Уильямс буенча, Saṃsāra сүзенең Saṃsṛ (संसृ) төшенчәсеннән килеп чыккан, аның мәгънәсе "әйләнеп бару, дәвамлы халәтләр аша узу, ирешүгә таба бару, чылбырда хәрәкәтләнү". Бу тамырдан концептуаль форма борынгы текстларда очрый, мәсьәлән, Самсарана, аның мәгънәсе "дөньяда җан ияләрнең тууы һәм янә тууы аша, бер-бер артлы халәтләр аша узу. Төшенчә Самсарага кадәр кыскартыла, ул шул ук концепциягә карый, ягъни “дөньяви булуның дәвамлы халәтләре аша узу", транс-күчеш, метемпсихоз, яшәүләр чылбыры, биредә берәү алдагы халәтләрне тәннән-тәнгә кадәр кабатлый, даими үзгәр ә торган тормыш, үсеш, җимерелү һәм янә үлү. Концепция мокша, шулай ук мукти, нирвана, ниббана яки кавалья төшенчәсе белән капма-каршы, ул бу максатсыз йөрү циклыннан азат ителүгә карый. Самсара концепциясе пост-Ведик вакытларда үстерелгән булган һәм Самхита бүлекләрендә аның эзләре бар, мәсьәлән, Ригведаның 1.164, 4.55, 6.70 һәм 10.14 бүлекләрендә . Фикер Ведаларның Самхита катламнарында искә алынганга күрә, анда ачык итеп күрсәтү юк һәм фикер тулысынча иртә Упанишадаларда үсеш алган. Дэимиен Кьюн раслаганча “циклик туу һәм үлем" концепциясе безнең эраның якынча 800-енче елда пәйда була. Самсара сүзе Мокша белән бергә, берничә Төп Упанишадада пәйда була, мәсьәлән, Катха Упанишаданың 1.3.7 шигырендә,Katha Upanishad प्रथमोध्यायः/तृतीयवल्ली Wikisource Шветашватара Упанишадның 6.16 шигырендә,Shvetashvatara Upanishad षष्ठः अध्यायः Wikisource Майтри Упанишадның 1.4 һәм 6.34 шигырьләрендә. .Maitri Upanishad Wikisource, Quote: ३ चित्तमेव हि संसारम् तत्प्रयत्नेन शोधयेत्GA Jacob (1963), A concordance to the Principal Upanishads and Bhagavad Gita, Motilal Banarsidass, pages 947-948
Самсара' ' сүзе Самсрти сүзенә карый, соңгысы "дөньяви булулыкның агышы, транс-күчеш, агыш, чылбыр яки " дигәнне аңлата.
Билгеләмә һәм рациональлек Сүз Стивен җ. Лаумаркис раслаганча, турыдан-туры мәгънәдә "аша узучы, өстендә агучы" дигәнне аңлата, бу "максатсыз һәм юнәлешсез йөрү" мәгънәсендә. Самсара концепциясе шәхес төрле патшалыкларда һәм формаларда тууын дәвам итә дип ышану белән якын ассоциацияләнә.
Ведик текстның иң иртә катламнарында тормыш концепциясе кертелгән, һәм шуннан соң җыелган яхшы гамәлләргә һәм гөнаһларга күрә күктә һәм тәмугъта тормыш дәвам итеп кертелә. Шулай итеп, борынгы Ведик ришилар соңыннан тормыш фикерен артык гади дип исбатлап караганнар, чөнки кешеләр тулаем мораль яки мораль булмаган тормышны яшәмиләр. Күбесенчә яхшылык кылынган тормышлар арасында кайбер тормышлар күбрәк яхшылык кылынган; шулай да явызлыкның дәрәҗәләре юк һәм текстларда расланганча Ходай Яма Раҗка кешеләрне төрле дәрәҗә алкышлар яки җәзалар биреп “я шул, яки башкасы” һәм пропорциясез рәвештә хөкем итү гадел булмас иде. Алар тормыштан соң тормышта берәүнең кылган эшләренә нисбәттә фикерне алга сөргәннәр һәм бу беткәч, берәү кайта һәм янә туа. Бу фикер борынгы һәм урта гасыр текстларда очрый, мәсьәлән, Махабхаратаның 6:31 бүлегендә һәм Бхагавата Пурананың 6.10 бүлегендә.Yuvraj Krishan (1988), Is Karma Evolutionary?, Journal of Indian Council of Philosophical Research, Volume 6, pages 24-26
Тарихы Кабатланучы реинкарнация циклның тарихи килеп чыгышы ачык күренми, әмма концепция безнең эраның беренче меңьеллыгы дәвамында Һиндстанда да, борынгы Юнaʜстандә дә очрыйлар.
Самсара Ригведа кебек соң Ведик текстларда турында ишарә бар, әмма теориясе юк.A.M. Boyer (1901), Etude sur l'origine de la doctrine du samsara, Journal Asiatique, Volume 9, Issue 18, pages 451-453, 459-468 Ведаларның соңрак текст катламнарында карма һәм янә тууның доктринасы искә алына һәм алдан ителә, шулай да Стивен Лаумакис раслаганча, фикер тулысынча үсеш алмаган. Бу фикерләр тулырак иртә Упанишадаларда үстерелә, әмма анда шулай ук махсус механик детальләр турында аңлатылмый. Безнең эрага кадәр беренче меңьеллыктан башлап Буддачылык, Җәйничелек һәм Һинд дине фәлсәфәсенең төрле мәктәпләрендә Тәфсилле доктриналарында уникаль хасиятләр чәчәк ата.
Кайбер галимнәр фикеренчә, Самсара доктринасы Шрамана традицияләреннән килеп чыккан һәм шуннан соң Брахманик традицияләр (Һинд дине) тарафыннан кабул ителергә мөмкин булганGavin D. Flood (1996), An Introduction to Hinduism, Cambridge University Press, , page 86, Quote: “The origin and doctrine of Karma and Samsara are obscure. These concepts were certainly circulating amongst sramanas, and Jainism and Buddhism developed specific and sophisticated ideas about the process of transmigration. It is very possible that the karmas and reincarnation entered the mainstream brahmanical thought from the sramana or the renouncer traditions. Yet, on the other hand, although there is no clear doctrine of transmigration in the vedic hymns, there is the idea of redeath, that a person having died in this world, might die yet again in the next.”Padmanabh S. Jaini 2001 “Collected Paper on Buddhist Studies” Motilal Banarsidass, , page 51, Quote: "Yajnavalkya’s reluctance to discuss the doctrine of karma in public (...) can perhaps be explained by the assumption that it was, like that of the transmigration of soul, of non-brahmanical origin. In view of the fact that this doctrine is emblazoned on almost every page of sramana scriptures, it is highly probable that it was derived from them."Govind Chandra Pande, (1994) Life and Thought of Sankaracarya, Motilal Banarsidass , page 135, Quote: (...) They Sramanas could have been connected with the Harappan Civilization which is itself enigmatic. It seems that some Upanishad thinkers like Yajnavalkya were acquainted with this kind [sramanic] thinking (...) and tried to incorporate these ideas of Karma, Samsara and Moksa into the traditional Vedic thought. Кайсы йогынты ясаган турында шәһадәтләр төгәл түгел һәм фикер йөртү рәвешендә һәм мөгаен Самсара теорияләре үзара йогынты ясап үсеш кичергәннәр.; Quote: "There was such constant interaction between Vedism and Buddhism in the early period that it is fruitless to attempt to sort out the earlier source of many doctrines, they lived in one another's pockets, like Picasso and Braque (who were, in later years, unable to say which of them had painted certain paintings from their earlier, shared period)."
Пунамритью: янә үлем Самсара гадәттә җан ияләренең янә тууы һәм реинкарнациясе буларак тасвирланса, тарих дәвамында фикернең хронологик үсеше кеше тормышының чын асылы нәрсәдә һәм кеше бер генә мәртәбә генә үлә турында сораулар белән башланган. Бу башта Пунамртью ("янә үлем") һәм Пунаравртти ("кайту") концепцияләренә китергән. Бу иртә теорияләр раслаганча, кеше табигате ике чынлыкта үсеш кичерә, берсе үзгәрми торган абсолүт Атманда, ул ничектер үзгәрми торган чынлыкка һәм ул ничектер Брахман дигән яктылыкка бәйле, һәм калганы вакыйгалар дөньясы Майяда гел үзгәреп торучы субъект (тән). Ведик теософик уйлауларда янә үлем “Сваргада яки күктә үткәрелгән еллары”ның ахырын чагылдырган һәм шуннан соң вакыйгалар дөньясында янә туу булган. Самсара барлык Һиндстан диннәре өчен уртак булган булуның нигез теориясенә үскән.
җон Боукер раславынча, кеше буларак янә туу шуннан соң "туулар дәвамлыгын туктатып Мокшага ирешү өчен сирәк мөмкинчелек" итеп тәкъдим ителгән булган. Һәрбер Һиндстан рухи традициясе рухи азат ителү өчен җиванмукти (бу тормышта азат ителү) үз фикерләрен һәм юлларын (марга яки Йога) булдырган, ,Klaus Klostermaier, Mokṣa and Critical Theory, Philosophy East and West, Vol. 35, No. 1 (Jan., 1985), pages 61-71Norman E. Thomas (April 1988), Liberation for Life: A Hindu Liberation Philosophy, Missiology, Volume 16, Number 2, pp 149-160Gerhard Oberhammer (1994), La Délivrance dès cette vie: Jivanmukti, Collège de France, Publications de l'Institut de Civilisation Indienne. Série in-8°, Fasc. 61, Édition-Diffusion de Boccard (Paris), , pages 1-9 шул ук вакытта башкалар Видеһамукти (тормыштан соң азат ителү) белән ризалашалар.M. von Brück (1986), Imitation or Identification?, Indian Theological Studies, Vol. 23, Issue 2, pages 95-105Paul Deussen, , pages 356-357 Беренче Хакыйкать Беренче хакыйкать, җәфа чигү (Пали телендә: дукха; Санскрит телендә: духкха) ул самсара дигән (турыдан-туры мәгънәдә “йөрү”) янә тумышлар патшалыгының булуының хасияте.
Шрамана традицияләрендә (Буддачылык һәм Җәйничелек) безнең эраның 6-ынчы гасыры тирәсендә яңа фикерләр өстәгән. Алар киңрәк контекстта кешенең җәфа чигүен ассызыклап янә тууны, янә үлүне һәм авыртуның чынлыгын дини тормышның үзәгенә һәм башына куйганнар. Самсарага Шраманаларның башлаусыз циклик процесс буларак караш булган һәм һәр туу һәм үлем шул процесста пунктуация билгеләре кебек һәм янә туудан һәм янә үлемнән рухи азат ителү буларак каралган. Самсарик янә туу һәм янә үлү фикерләре турында бу диннәрдә төрле төшенчәләрдә сөйләнелә, мәсьәлән, Буддачылыкның иртә Пали Сутталардагы кебек Агатитатида. Фикерләр эволүциясе