Гайот, гийот (, ) — аерым-аерым торган, яссы түбәле су асты (диңгез асты) вулканик таулары. Түбәләре океан өсте тигезлегеннән 200-300 м аста (тирәнлектә) ята. Гайотлар, күбесенчә Тын океанда һәм Һинд океанында, шулай ук аларның табигый дәвамы булган Көньяк океанда еш очрый.

Атама Гайот тауларына исем аларны беренче тикшерүче, Америка географы һәм геологы (Arnold Henry Guyot, 1807—1884) исеменнән алып куелган.

Үзенчәлеге

Әлеге төр су асты тауларын тикшерүче галимнәр фикеренчә, гайот тауларының түбәләре борынгы абразия (диңгез дулкыннарының җимергеч эшчәнлеге) яки субаэраль денудация (тышкы көчләр тәэсиреннән җимерелгән тау токымнары продуктларының бер урыннан икенче урынга күчерелүе) эшчәнлеге нәтиҗәсендә тигезләнгән (яссыланган). Су асты вулканы булган утрау вулкан ату нәтиҗәсендә үз авырлыгы белән су астына төшә бара. Аның түбәсенә өстән җимерелгән тау токымнары яки харап булган тере организм калдыклары коела, вулкан тишеге шулар ярдәмендә томалана, нәтиҗәдә яссы түбә хасил була.

Тын океанда һәм Һинд океанында, шулай ук аларның табигый дәвамы булган Көньяк океанда гайотлар еш очрый. Тропик өлкәдә аларны күп очракта атоллар хасил итүче мәрҗән рифлары уратып алган була.

Гайот түбәләре океан өсте тигезлегеннән 200-300 м аста гына ятарга мөмкин. Атлантик океанда Азор утраулары тирәсендәге Ломоносов гайотының түбәсе океан өсте тигезлегеннән 18 м гына аста ята.

Иң зур су асты тауларының берсе — — Төньяк Атлантикада урнашкан. Бу тау — гайот, ул әйләнә-тирә өслегеннән 4 км биеклеккә җитә һәм аның нигезенең диаметры — 110 км.

Моны да карагыз Су асты таулары Су асты вулканы Океаник тау сырты

Сылтамалар Гайот (гийот) Гайот. Все о геологии What is a guyot? Guyot geology Seamounts and Guyot

Искәрмәләр

Төркем:Рельефның вулканик формалары Төркем:Рельефның океан һәм яр буе формалары