Ранас Ганиев, Ранас Мөдәрис улы Ганиев (1954 елның 9 ноябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — галим, техник фәннәр докторы (2004), Рязань дәүләт радиотехника университеты профессоры (2004), кафедра мөдире (2005), РФ мактаулы фән һәм техника хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле 1954 елның 9 ноябрендә Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. Мөслимнең 1нче урта мәктәбен (1972), «гамәли математика» белгечлеге буенча (, 1983) тәмамлаган. Институтка кергәнче, армиядә хезмәт итә. Мөслимдә берничә оешмада эшләп ала: төзүче дә була, райпода, майсызландырылган коры сөт () заводында эшли.

Институтны тәмамлагач, бер ел Мәскәү өлкәсендә заводта инженер булып эшли. 1984 елдан — Рязаньда. Рязань дәүләт радиотехника академиясендә инженер-программисттан кафедра мөдиренә кадәр үсә. Техник фәннәр кандидатлыгына (1990), докторлыгына (2004) диссертацияләр яклаган.

2005 елдан (РДРТУ) графикада һәм дизайнда мәгълүмат технологияләре кафедрасы мөдире Графикада һәм дизайнда мәгълүмат технологияләре кафедрасы. РДРТУ сайты.

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе Физик процессларны математика модельләрен кулланып өйрәнүГанеев, Ранас Мударисович. Математические методы, способы и программные средства моделирования физических процессов. Сайт Российской государственной библиотеки. 50 дән артык фәнни хезмәт, 4 монография авторы. Уйлап табулар өчен 10 патент бирелгән. Программистлар һәм компьютерда эшләүчеләр өчен чыгарган китаплары бар Ранас Ганеев. Проектирование интерактивных Web-приложений.

Әдәбият Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-пресс», 2006 ел, 377нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар Ранас Ганиев. Вконтакте сәхифәсе Ранас Ганиев. Мөҗәһит Әхмәтҗанов сайты

Искәрмәләр

Төркем:Татар галимнәре Төркем:Техник фәннәр докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Вуз укытучылары Төркем:МИФИ тәмамлаучылар Төркем:РФ мактаулы фән һәм техника хезмәткәрләре Төркем:Программистлар