Гөлназ Нәүмәтова, Гөлназ Шәүкәт кызы Нәүмәтова (1980 елның 22 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Питрәч районы, Ленино-Кокушкино) — драма артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы (2003 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2013).

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 22 декабрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында туган. Әнисе һәм үги әтисе Михаил тәрбиясендә үскән. Ленино-Кокушкино урта мәктәбен, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаган (2003). 2003 елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хезмәт итә.

Иҗаты Амплуасы — характерлы образлар. Театрда башкарган беренче роле — Лек Вәлиевның «Париж егете Әлфәнис» комедиясендә Сәвия. Үзенә тапшырылган беренче роле — Мансур Гыйләҗевның «Бала баласы балдан татлы» спектаклендә Нәфисә. Тамашачыга таныткан роле — Туфан Миңнуллиннның «Төш» спектаклендәге Елена (төп роль) Уянып китсәм, күңелем буш. «Шәһри Казан», 10.04.2012.

Телевидениедә (ТНВ) «Җырлап татарча өйрәнәбез» тапшыруын алып барган. Шаян ТВның дубляж бүлегендә эшли, мультфильмнарга тавыш яздыруда катнаша. Күчмә ЗАГСлар, кчә-концертлар алып бара. Новосибирск өлкәсендә Себер татар яшьләре фестивалендә актерлык, сәхнә теле осталыгы буенча дәресләр үткәрә.

Фильмография 2015 — Ак чәчәкләр — Чибәркәева.

Башкарган кайбер рольләре Нәгыймә — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Шәриф Камал Фатыйма — «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин Гөлнар — «Җилкәнсезләр» Кәрим Тинчурин Дилбәр — «Американ» Кәрим Тинчурин Наташа — «Кояш төшмәгән җирдә» Максим Горький Фәхрия — «Башмагым JAZZ» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи Марзия — «Чулпан» Шәриф Хөсәенов Миләүшә — «Гөлшаян» Мирсәй Әмир Йолдыз — «Туй алдыннан» Хәй Вахит Гөлчәчәк — «Мәхәббәт чишмәсе» Исламия Мәхмүтова һ. б.

Гаилә хәле Аерылган. Улы Әмирхан (2009).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2013 — Татарстанның атказанган артисты 2013 — «Тантана» театраль премиясе лауреаты — «Актерлар ансамбле» номинациясендә

Искәрмәләр

Әдәбият Харис Закиров. «Мин Алла Пугачева булам» . «Шәһри Казан», 24.04.2012 Лилия Йосыпова. Гөлназ Нәүмәтова: «Һинд кинолары йогынты ясады». «Ирек мәйданы», 2019 ел, 5 сентябрь, 7нче бит.

Сылтамалар

Нәүмәтова Гөлназ Шәүкәт кызы. Тинчурин театры сайты Ольга Шәрипова. Туган җирем монда булу белән горурланам. «Алга», 21.03.2019

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Россия актрисалары Төркем:Татар артистлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар