Мөслим туган як тарихы музее () — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мөслим төбәге тарихы белән таныштыра. Биредә 5 экспозицион зал эшли: "Табигать һәм археология", "Этнография" (татар, рус, мари, керәшен), "Совет чоры", "Бүгенге Мөслим" һәм "Күргәзмәләр залы".

Тарих

Музей 1989 елда Мөслим урта мәктәбенең туган як музее (җитәкчесе Нурдидә Галиева) фонды нигезендә оештырыла. Нигез салучылар — Наис Гамбәр (1947—2005), Рәйхан Хантимеров. 1989 елда Мөслим районы башкарма комитеты шагыйрь Наис Гамбәргә Туган якны өйрәнү музеен оештыруны йөкли. Иске типография бинасын рәссам Рәйхан Хантимеров белән бергә яңартып, анда өч меңнән артык экспонат туплыйНаис Гамбәр исемендәге музей. «Мәгариф», 02.06.2017 Мөслим туган як тарихы музее. Мөслим районы сайты. 1990 елның 30 августында элекке район басмаханәсенең бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директорлары — Наис Гамбәр, Рәйхан Хантимеров.

2014 елда музей яңа бинага күчә. ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галим-археологлары (Альберт Борһанов җитәкчелегендә), ТР милли музее хезмәткәрләре музей экспозицияләрен яңартуда, фондны баетуда һәм реконструкцияләүдә катнаша Краеведческий музей Муслюмовского района пополнился новыми экспонатами. БТК сайты, 29.08.2017.

Мөслим туган як тарихы музее район мәктәпләренең статусы кимү сәбәпле, юкка чыга барган мәктәп музейларындагы тупланмаларны исәпкә алу һәм үзендә саклау чаралары күрә.

Экспонатлар Мәйданы 478, 2 кв. м. Музей фондында 10 393 саклау берәмлеге исәпләнә.

Сылтамалар Музей сайты Муслюмовский краеведческий музей. tatfrontu.ru Муслюмовский краеведческий музей. Музеи России Муслюмовский краеведческий музей vk.com

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Мөслим районы музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары