Йоныс балыклары ике иягендә шактый зур санда булган бер төрле конус формасандагы тешләр белән характерлана, ике борын тишеге дә бер аркылы ярым ай формасындагы баш сөяге тишеге белән тоташа, башы чагыштырмача зур тугел, бераз очлы битле, гәүдәсе озынча, аркасында йөзгеч бар. Бик хәрәкәтчән һәм җитезләр, ерткычлар, иҗтимагый яшәүчеләр, барлык диңгезләрдә дә яшиләр, елгаларга күтәреләләр, балык, моллюсклар һәм кысласыманнар белән тукланалар. Йоныс балыклары сыманнар кызыксынучанлык һәм кешеләргә традицион яхшы караш белән аерылып торалар.
Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр