Бөгелмә татар тарихы һәм мәдәнияте музее () — Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә урнашкан шәхси мәдәният оешмасы (музей). Музейны «Татарлар мирасы» хәйрия фонды ачкан.

Тарих 2014 елның маенда Бөгелмәнең «Ихрам» мәчете каршындагы йортта ачылган. Максаты — татарлар тарихы һәм мәдәнияте үсеше белән хронологик тәртиптә таныштыру. Музей директоры — «Татарлар мирасы» хәйрия фонды җитәкчесе Радик Мостафа улы Зәбиров.

Экспонатлар Музейда ике зал. Беренче залда борынгы төркиләрнең (б. э. к. IV гасырдан башлап) мәдәнияте, Идел Болгары һәм Алтын Урда чорлары, Казан ханлыгы һәм РИ тарафыннан колонизацияләү тарихы чагылыш таба. Экспонатлар арасында Болгарда казынулар вакытында табылган борынгы (яше — мең ел) кылыч, борынгы төрки калалар корылышы сурәтләнгән карталар, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре (агач, күн, тимер эшләнмәләре, келәмнәр, чигүләр, тимер һәм кәгазь акчалар, чүлмәк китекләре).

Икенче залда XX гасыр башы авыл татары өе күренеше торгызылган. Экспонатлар арасында йорт җиһазлары (бишек, туку станогы, йон кабасы, май язу гөбесе), көнкүреш һәм кәсепчелек кораллары Музей татарской истории и культуры в Бугульме . Культурный дневник школьника.

Экспонатлар арасында борынгы кулъязма һәм басма китаплар урын алган.

Сылтамалар В Бугульме работает музей, посвященный татарской истории и культуре . Бөгелмә районы сайты, 5.02.2015 Музей татарской истории и культуры . Сайт «Бугульма Live»

Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча музейлар Төркем:Бөгелмә музейлары Төркем:Туган якны өйрәнү музейлары Төркем:Шәхси музейлар