Сәлимә Салават кызы Әминова (1969 елның 19 сентябре, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, БАССР, Уфа) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры (1992 елдан), режиссер. Хореография училищесында укыта (2018 елдан). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2007).
Тәрҗемәи хәле 1969 елның 19 сентябрендә Уфада туа. 1993 елда Казан сәнгать институтының хореография факультетын тәмамлаган. 1992 елдан Татар Академия театрында балетмейстер булып эшли.
Хезмәтләре Түбәндәге спектакльләргә бию күренешләре куйды: «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин); «Шәҗәрә», «Гөргөри кияүләре», «Хушыгыз!» (Т. Миңнуллин); «Баскетболист», «Казан егетләре» (А. Гыйләҗев); «Кыю кызлар» (Т. Гыйззәт); «Җан Баевич» (Г. Исхакый); «Ханума» (А. Цагарели), «Мәңгелек буран» (Чыңгыз Айтматов буенча Илгиз Зәйниев куйган, 2018) Мәңгелек буран. Камал театры сайты һ. б. Шулай ук, аерым концерт номерлары да куя.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2007 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Гаилә хәле Ире Илдус Габдрахманов, Камал театры актеры, ТР халык артисты (2014'').
Искәрмәләр
Сылтамалар
Сәлимә Әминова. Камал театры сайты Салима Салаватовна Аминова (видео, 2:15)
Моны да карагыз
Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар