Рузия Мотыйгуллина, Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина (ире фамилиясе буенча Закирова, 1950 елның 3 марты, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Югары Әлки) — драма артисты, Камал театры (1974 елдан) актрисасы. РФ атказанган (2001), Татарстанның халык (1991) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1950 елның 3 мартында Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында алты балалы җыр-моң сөюче, гармунчы гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе Һидиятулла (Идиятулла), әнисе Мәрвия. Апасы Исламия, актриса. Энесе Әсхәт (вафат).
Казан театр укуханәсен тәмамлаган (1974, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе халык артисты Марсель Сәлимҗанов курсы). Остазлары — Хәким Сәлимҗанов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Ильтани Илялова. Сабакташлары — Алсу Гайнуллина, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Нариман Гарифуллин, Ләлә Миңнуллина, Дүсил Касыймов, И. Мәсгутов.
1974 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында хезмәт итә.
Иҗаты Лирик пландагы, эчке кичерешләргә гаять бай, үзенең образларындагы һәр мизгелне йөрәге аша уздырып уйный торган артист. Төрле жанрда һәм амплуадагы рольләрне бердәй осталык белән башкара. Көчле тойгыларны, нечкә йөрәк кичерешләрен дөрес һәм ачык итеп тамашачыга җиткерә белә. 40 еллык иҗат гомерендә 60 тан артык спектакльдә берсеннән-берсе матур, характерлы, эчке дөньялары, үз-үзләрен тотышлары белән бер-берсенә капма-каршы булган образлар тудыраМотыйгуллина Рузия Һидиятулла кызы (Рузия Мотыйгулла). «Гимназия хәбәрләре».
Казан театр укуханәсенең икенче курсында укыганда ук Нәркәс («Нәркәс», Илшат Йомагулов) ролендә уйный. Шәмсегаян («Өч аршын җир», Аяз Гыйләҗев), Зөләйха («Зөләйха», Гаяз Исхакый), Ханума («Ханума», А. Цагарели) рольләрен тамашачы аеруча җылы кабул итә Ильтани Илялова. Мутыгуллина Рузия Идиятулловна . Казанский театральный музей.
Башкарган кайбер рольләре
Нәфисә — «Намус» Гомәр Бәширов Йөзембикә-Гөлфирә— «Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Диләфрүз — «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин Айшәбикә — «Йөрәк маем» Туфан Миңнуллин Наталья — «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин Гөлчирә — «Алты кызга бер кияү» Туфан Миңнуллин Марийка — «Солдат хатыны» Н. Анкилов Росита — «Канлы күләгәләр» («Буэнос-Айреста интервью») Г. Боровик Айсылу — «Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт Афродита — «Ташлама утны, Прометей!» Мостай Кәрим Шәфәкъ — «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим Агнеш — «Нихәл, яшь иптәш?» Ш. Тот Анджела — «Болан-Патша» К. Гоцци
Заримә — «Китәм инде» Ризван Хәмид Лариса — «Бирнәсез кыз» Александр Островский Ләйсән — «Ләйсән ире Хәсән» Юныс Сафиуллин Шәмсегаян — «Өч аршын җир» Аяз Гыйләҗев Галимәбану — «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи Хәмдия — «Ак калфак» Мирхәйдәр Фәйзи Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» К. Гольдони Зөләйха — «Зөләйха» Гаяз Исхакый Кәримә — «Курчак туе» Гаяз Исхакый Шәмсия — «Күрәзәче» Зөлфәт Хәким Расиха — «Әни килде» Шәриф Хөсәенов Сабира — «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Ханума — «Ханума» А. Цагарели Бибинур – «GO! Баламишкин» Флорид Бүләков һ. б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1984 — ТАССР атказанган артисты 1991 — Татарстанның халык артисты 2001 — РФ атказанган артисты 2010 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале (ТР) Заслуженная артистка России удостоена медали «За доблестный труд». Татар-информ, 29.03.2010 2020 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Минтимер Шаймиев: «Мы, мужики, недооцениваем женщин и, только потеряв, осознаем». «БИЗНЕС Online», 7.03.2020 2025 — «Дуслык» ордены (Татарстан) ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше , күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өченРузия Мотыйгуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнде Гаиләсе Ире Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы, БТК башкарма комитеты җитәкчесе (2017 елдан). Кызы Чулпан, «Казан» бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, ТР халык артисты. Кияве Илнар Әхмәтҗанов, көрәш буенча ТР һәм дөнья чемпионы. Оныклары Ясмин, АйшаГабдерәхим. Рузия Мотыйгуллина белән әңгәмә . «Акчарлак», 02.06.2016.
Искәрмәләр
Әдәбият Айгөл Әхмәтгалиева. Гөләп чәчәк атканда. «Мәйдан», 2010 ел, март, 146-152нче бит.
Сылтамалар
Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина . Камал театры сайты Рузия Мотыгуллина. kino-teatr.ru Рузия Һидиятулла кызы Мотыйгуллина «Милләттәшләр» порталында
Шулай ук карагыз
Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Татар артистлары Төркем:Татарстан артистлары Төркем:Россия актрисалары Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары