1907 елның 9 нчы сентябрендә (24 нче сентябрь) Россия империясенең Өфе губернасы Минзәлә өязе (хәзерге Түбән Кама районы) Бәтке волосте БӘХИЛЛӘҮ (Прости) авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне бетергәч, Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшли. 19**-** елларда - Идел һәм Чулман елгаларында матрос . 19**-** елларда – Чусовой металл эшкәртү заводында хезмәт куя. 1929 ел - армиягә алына, кызылармеец булып армия хезмәтен башлый. 1929-** елларда –хәрби хезмәтен Кавказда чик сакчысы буларак үти. 1931 ел - ВКП(б) члены. 1940 ел - «Выстрел» курсларын тәмамлый. 1940 ел - Совет-фин сугышында катнаша. Июнь 1941-45 елларда - Бөек Ватан сугышы фронтларында: СССР дәүләт чигенең Карелия участогында чик буе отряды штабында бүлек башлыгы, өлкән лейтенант. НКВД гаскәрләренең Дзержинский исемендәге дивизиядә хезмәт итә. ноябрь 1942 - сентябрь 1945 елларда - чик сакчыларыннан торган 131 нче укчылар полкына командир итеп билгеләнә. ноябрь-декабрь 1943 еллар - ул җитәкләгән полк Тегеранда узган “Зур өчлек” очрашуын саклауда катнаша. Иранда хәрби объектларны сакларга калдырыла. 1948 год - М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1948-53 еллар - Карелиянең Сортаваладагы чик буе отрядының җитәкчесе. 1953—58 еллар Чехословакиядә чик сакчылары гаскәрләренең хәрби киңәшчесе. 1958 ел - запастагы хәрби буларак, полковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга җибәрелә. 1958-72 еллар- Мәскәү шәһәрендә яши,эшли. 1972 нче елның 13 нче февралендә вафат була, Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнгән.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Тормыш юлы · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.