«Абдулла ахун» — башкорт халык җыры, салмак көй. Абдулла Дәүләтшинга багышланган.
Беренче тапкыр XX гасырның 30-елларында Чиләбе өлкәсенең Ялан-Катай районы Тойгын авылы кешесе Ә. Корбангалиннан язып алынган. А. С. Ключарев тарафыннан татар халык җырлары җыентыгында бастырыла (Казан, 1941). Җыр моңлы‑эпик характерда. Куплет салмак башкарылучы җыр башыннан һәм марш характерындагы кушымтадан төзелгән.
Башкаручылар арасында Рокыя Ибраһимова, Гата Сөләймановhttps://mp3ix.net/song/93243593/Gata_Sulejmanov_Abdulla_Akhun/, Ә. С. Шайморатова. Җырны тавыш һәм фортепиано өчен Х. Ф. Әхмәтов эшкәртә.
Сылтамалар А. М. Кобагошев. «Абдулла ахун». Башкорт белешмәлеге . Искәрмәләр
Төркем:Башкорт халык җырлары