Турвашлар (Санскрит телендәː तुर्वश), (Turvaśa)) Риг Ведада һәм соңрак текстларда искә алынган биш төп халыкның (панчаджана, панчакриштья яки панчамануша) берсе. Алар Сарасвати елгасы төбәгеннән көньяк-көнчыгышка таба яшәгәннәр. Алар биш Ригведик кабиләләрнең берсе, башка дүртесе Яду, Друхью, Ану һәм Пуру. Бу кабиләләр Яятиның биш угылларыннан килеп чыкканнар, шулардан Яду һәм Турвасу Дэваянидан туганнар, ә башка өчесе Шармиштхадан туган булганнар.
Пураналар буенча Көньяк Һиндстанның династияләре, шуларга Чолалар, Пандьялар, Чералар керә, Турвашалардан килеп чыкканнар.
Искәрмәләр
Frawley David: The Rig Veda and the History of India, 2001.(Aditya Prakashan),
Төркем:Һинд дине