Фатыйма, Фатыйма бинт Мөхәммәт ибн Абдуллаһ (, якынча 605—633 елларда яшәгән) — Мөхәммәднең Хәдичә исемле беренче хатыныннан туган кызы, дүртенче хәлифә Галинең хатыны, Хәсән һәм Хөсәеннең әнисе. Фатыйма турында сирәтнең (биография) авторлары Фатыйманы иң гыйффәтле, иң камил хатын-кыз итеп сүрәтләгәннәр. Аның турында риваятьләр барлыкка килгән.

Мөхәммәт пәйгамбәрнең үлеменнән соң яшәп, вафат булган бердәнбер баласы.

Исемнәре

Фатыйма () — Тәмуг утыннан азат ителүче Әз-Зәһрә () — Яктыртучы Ситдыйка () — Тугры сүзле Кубра () — Олылыклы Мөбәрәкә () — Бәрәкәтле Таһирә () — Саф Зәкиә () — Гыйффәтле, саф Разыя (Разия) () — Алланың биргәненә риза Мәрзия (Марзыя) () — Мактаулы

Атасы белән мөнәсәбәтләре Фатыйма белән атасы бер-берсе өчен бик якын булалар. Мөхәммәт Пәйгамбәр яулардан кайту белән беренче итеп сәләмне Фатиыймага биргән, ә киткәндә иң ахырда аның белән хушлашканСахих Абу Дауд, т.26.Фатыймадан башка кыяфәте, җитдилеге, кыланмышы белән Пәйгамбәргә шул кадәр дә охшаган башка бер кемне дә белмим. Фатыйма килеп җитүгә Аллаһ Рәсүле аңа каршы барып, үбеп ала да үз урынына утырта торган иде. Рәсүлуллаһ өйгә килеп кергәндә Фатима аңа каршы барып, үбеп ала да үз урынына утырта торган иде.

Балачагы Фатыйма Мөхәммәт Пәйгамбәргә рисаләт игәннең бишенче (кайбер чыганакларда — беренче) елында Мәккәдә дөньяга килгән. Бу чакта кураешлар мөселманнарны бик кыерсыта башлаган була. Хәдичәне (р.г.) тулгак тота башлагач, хезмәтчеләре аңа ярдәм итми, чыгып китәләр. Аңа сабыен ялгыз кабул итәргә туры килә.

Утрак гарәпләр үзләрендә таралган төрле авырулардан саклар өчен сабыйларын башлангыч еллары тәрбияләргә һәм гарәпчә дөрес сөйләшергә өйрәтер өчен күчмәннәргә бирә торган булалар. Фатыйманы исә Хәдичә үзе генә тәрбияләгән.

Кураешлар мөселманнар белән икътисади бәйләнешләрне өзәләр, азык-төлеккә, сәүдәгә юлны ябалар. Мөселманнар 3 ел ач яши.

Коръән иңә башлауның 10 нчы елында Фатыйманың анасы белән мөселманнарны саклап торган Әбү Талиб бабасы вафат була. Моннан соң мөэминнәрнең хәле бик начарая, Фатыйма атасын эзәрлекләүләрнең һәм кимсетүләрнең шаһиты була.

Кияүгә чыгуы Фатима җитлеккән чагында, аны күренекле, бай кешеләр сората. Сәхәбәләр арасыннан Әбу Бәкер һәм Гомәр дә мондый ниятләре барлыгын белдерә. Әмма Мөхәммәт Пәйгамбәр кызының ризалыгын алып, аны ике туган абыйсы Гали ибне Әбү Талибка бирә. Бу 622 яки 623 елда була.

Фатыйма өчен кияү 480 (кайчак 500 дип язалар) динар мәһәр түли«Булюг Аль-Марам» Ибн Хаджар Аль-'Аскаляни, книга 8, глава 3, № 1029. Никах, Исламда таләп ителгәнчә, бик гади шартларда үтә.

Алар 10 ел яшәгәч, Фатима бакый дөньяга күчә. Исламда күп хатынлылык рөхсәт ителсә дә, Гали Фатыйма белән яшәгәндә икенче хатын алмый.

Гаиләле чагы

Бик күп хәдисләр Пәйгамбәр кызын бик эшчән һәм тырыш дип сүрәтли:...Фатима бодайны үзе ваклап, үзе он ясый, авыр эштән куллары сөялләнеп беткән була. Күн капчык белән ерактан су ташый — җилкәләре чиләнеп бетә. Өендәге бөтен эшне үзе эшли, учак кабыза — кабыза күлмәкләре тузанга, корымга буялып бетәӘмма Фатима бик күп вакытын гыйбадәтләргә, намазга багышлый, төннәрен дә намаз укый.

Фатыйманың балалары

Хәсән ибн Гали (624) Хөсәйен ибн Гали (626) Зәйнәб бинт Гали Өмм-Күлсүм Мөхсин ибн Гали

Фатыйманың вафаты Фатима, атасы әйтеп калдырганча, аннан берничә ай гына калып вафат булаСахих аль-Бухари, Книга военных походов, гл.47, № 1621, Һиҗринең 11 елы була. Җирләүгә аны ире Гали ибн Әбү Талиб әзерли. Сәяси сәбәпләр аркасында Гали ибн Әбү Талиб кешегә белдерми җирли, кабере әлегәчә билгеле түгел.

Шигыйлар Фатиманың үлемен шәһит үлеме дип кертә һәм аның истәлегенә Җөмәдел-әүвәл аенда 20 көнлек матәм үткәрә.

Мөхәммәт Пәйгамбәр кызы Фатыйманың рухы күренүе Португалиядә Фотима дигән урын бар. Пиреней ярымутравын гарәпләр яулап алып күчеп килгәч, 9-10 гасырда бер кыз рухы күренә, бу рухны Мөхәммәт Пәйгамбәр кызы Фатыйма дип саныйлар һәм калага да атаманы бу сәбәпле бирәләр.

Чыганаклар

Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993

Төркем:Мөхәммәд