Саначин яр буе урамы () — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам. Почта индексы 423803. ОКАТО коды: 92430000000 Почтовый индекс Саначина набережная, г. Набережные Челны. Координатлар 55.706802°, 52.331578°.
Тарих Урам 1962-1979 елларда ТАССР министрлар шурасы архитектура һәм төзелеш эшләре буенча идарәсе башлыгы Павел Саначин (12.07.1918 — 5.05.1984) хөрмәтенә аталган.
Урнашуы
Яр Чаллының Комсомол районында ЗЯБ бистәсендә 17нче А комплексында урнашкан кыска урам. Чаллы елгасының Чулманга таба агымы буенча дуга ясап сузыла. Кәгазьчеләр белән киселештән башлана. Сергей Титов белән киселештә тәмамлана. Урамны башка урамнар кисеп үтми. Саначин яр буе урамыннан җәяүлеләр күпере аша Элеватор тавы бистәсенә, Тау мәчетенә, шулай ук якында урнашкан Серафим чиркәвенә узарга мөмкин.
Игътибарга лаек объектлар Урамда 1985 елда төзелгән 5 катлы һәм соңрак төзелгән 9 катлы торак йортлар урнашкан. 16нчы йорт — 88нче санлы «» балалар бакчасы
Әдәбият Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Сылтамалар Саначин яр буе урамы Яр Чаллы картасында Саначин яр буе панорамасы
Искәрмәләр
Төркем:Яр Чаллы урамнары Төркем:Павел Саначин хөрмәтенә аталган объектлар