«Сөембикә» мәчете — Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районында урнашкан гыйбадәтханә (мәчет). Яр Чаллыда агачтан төзелгән икенче мәчет. ТР МДН Чаллы мөхтәсибәте карамагында. Адресы: Автозавод районы, 27нче комплекс, Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт. Архитекторы — Алмаз Муглиев. Мәчетнең имам-хатыйбы — Рәис хәзрәт Әхмәтов (Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган) Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. Татар-информ, 18.08.2024.

Тарих Яр Чаллының Автозавод районы 27нче комплекста Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт адресы буенча төзелә. Бина 210 намаз укучыга исәпләнгән. Мәчет төзелеше 2009 елда башлана, 2014 ел башына төзү эшләренең 70 % ы башкарыла. 2024 елның 17 августында тантаналы рәвештә ачылган. Тантанада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые, Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, шулай ук Чаллы шәһәре имамнары, җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелешне җитәкләүчеләр һәм иганәчеләр катнашкан.

Төп иганәче — төзелешкә 7,5 млн сумнан артыграк акча биргән Чаллының бер мөселманы (исемен әйтмәүне үтенә, ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен).

Тасвирлама

Агачтан төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Янкорма катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе бар. Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 130 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе һәм веранда бар. Мәчеттә гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар тудырылган.

Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала, ул 70-80 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым керү урыны булдырылган. Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала.

Мәчетнең катында мәдрәсә, эш бүлмәләре урнашкан.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Сөембикә мәчете Яр Чаллы картасында Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны В Набережночелнинском мухтасибате открылась мечеть «Сөембикә». ДУМ РТ, 17.08.2024.

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Чаллы мәчетләре Төркем:2024 елда төзелгән мәчетләр