Раджагопала Перумал Гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Ченнай шәһәр янында, Тамбарам янында, Манимангаламда урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Гыйбадәтханә Вишну Ходаена багышланган.
Тарихы
Манимангаламның беренче искә алынулары Көнбатыш Чалукья хөкемдары Пулакесин II һәм Паллава патшасы Нарасимхаварман I арасындагы сугыш вакытына карый. Раджагопала Перумал шәһәрдә өч Вишну гыйбадәтханәләрнең берсе, ул Урта Гасыр Чолалары тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханә турында иң элек язмалар Раджендра Чола I тарафыннан язылган һәм безнең эраның 1056-ынчы елы дип даталанган. Раджендра Чола I гыйбадәтханәне Камакоти-Виннагар һәм Тхирувайкулам дип атый.
Искәрмәләр
Төркем:Һинд дине Төркем:Һинд дине гыйбадәтханәләре Төркем:Вишнуизм