Ленин районы — 1934-1994 елларда гамәлдә булган Казан районы. Казанның Мәскәү (көнбатышта), Киров (көньяк-көнбатышта), Бауман, Вахитов (көньякта) һәм Совет (көнчыгышта), Татарстанның Яшел Үзән һәм Биектау районнары белән чиктәш булган (1988). 1934 елда Пролетар районыннан аерып чыгарылып, 1994 елда Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарына бүленеп юкка чыгарыла.
1935 елда сызылган чикләр буенча Ленин районына «Казмашстрой» бистәсе (хәзерге Соцгород), Коры Елга, Каравай, Яңа Савин поселоклары, Кизик бистәсе, Кәҗә бистәсе һәм Гривка кергәннәр.
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Төркем:Казан районнары