Харәзем Халык Совет Җөмһүрияте байрагы — 1920—1924 елларда Харәзем Халык Совет Республикасының рәсми символы булып тора.
Тасвирлама ХХСР Конституциясендә күрсәтелгән рәсми байрактан башка да төрле елларда байракның төрле вариантлары кулланылышта була. 1920 елның 27 апрелендә 1нче Бөтенхарәзем корылтае ХХСР Конституциясен раслый. Конституциянең 26нчы маддәсендә ХХСР байрагының тасвирламасы бирелә:
1921 елда 2нче Бөтенхарәзем корылтае илнең исемен Харәзем Халык Совет Республикасы итеп үзгәртә һәм яңа Конституция кабул итә. Конституциянең 41нче маддәсендә яңа байракның тасвирламасы бирелә:
1922 елда ХХСР Конституциясенең яңа версиясе кабул ителә. 87нче параграфта яңа байракның тасвирламасы бирелә:
1924 елның сентябрендә 5нче Бөтенхарәзем Корылтае ХХСРның үз-үзен таратуы турында карар кабул итә. 1924 елда ХХСРның бетерелүе һәм аның җирләренең 3 яңа оешкан совет республикасы: Үзбәк ССР, Төрекмән ССР һәм РСФСР составына кергән Каракалпак автономияле өлкәсе арасында бүленүе сәбәпле, байрак юкка чыгарыла.
Байрак вариантлары
Сылтамалар Үзбәкстан байраклары: ХХСР
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча байраклар Төркем:1920 ел байраклары Төркем:1924 ел байраклары Төркем:Үзбәкстан тарихы