Гавань () — ачык сулык (океан, диңгез, күл) акваториясенең яр буйларында көчле дулкыннан, җилдән һәм агымнардан табигый рәвештә саклану өчен уңайлы урын. Кораблар тукталу урыны. Порт акваториясенең причалга якын, йөк төяү-бушату операцияләре башкарыла торган, корабларга пассажирлар утыра һәм чыга торган, суднолар тора тоган өлеше дә гавань дип атала.
Ясалма гаваньнар Ясалма гаваньнарны борынгыдан порт буларак файдалану өчен корганнар. Тарихта билгеле иң борынгы гавань дип Кызыл диңгездә ясалган Мисырның Вади әл-Җарф (Wadi al-Jarf) тукталышын санарга мөмкин. Аңа якынча 4500 ел (б. э. к. XXVI гасырда, 2 600—2 500 елларда, король Хуфу заманында корылган). Дөбәйдәге Җәбел-Гали (Jebel Ali) гаване ясалма гаваньнарның иң зурларыннан санала. Борынгы Карфагенлылар котһон дип аталган ныгытылган ясалма гаваньнар корган. Роттердам порты, Нидерландлар Хьюстон порты, Техас, АКШ Саванна порты, Джорджия, АКШ Лонг-Бич порты, Калифорния, АКШ Лос-Анджелес порты, Сан-Педро, Калифорния, АКШ
Табигый гаваньнар Табигый гавань — ачык сулыкның бер өлеше җитәрлек тирәнлектә, ышыкланган һәм якорь ташлау өчен мөмкин булган рельеф өлеше. Табигый гаваньнар стратегик хәрби-диңгез һәм икътисадый әһәмияткә ия.
Һеркулес порты, Монако Паго-Паго гаване, Америка Самоасы Нью-Йорк бухтасы, АКШ Кингстон гаване, Ямайка Бөек гавань, Мальта Субик-Бей, Филипин
Скапа-Флоу, Бөекбритания Порт-Җексон, Австралия Перл-Һарбор, Гавайлар, АКШ Һалифакс гаване, Канада Тобрук порты, Ливия һ. б.
Катмый торган гаваньнар Мурманск, РФ Печенга, Мурманск өлкәсе, РФ Лиинахамари, Мурманск өлкәсе, РФ Һаммерфест, Норвегия Восточный порты, Находка, РФ Принс-Руперт, Канада һ. б.
Галерея
Чыганаклар Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 6 (Во-Ге). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-335-4
Сылтамалар Harbor. The New International Encyclopædia ЭСБЕ / Гавань, стоянка для судов
Искәрмәләр
Төркем:Су транспорты Төркем:Портлар Төркем:Яр буе корылмалары Төркем:Диңгезчелек терминнары Төркем:Сулыклар Төркем:Култыклар Төркем:Рельефның океан һәм яр буе формалары