Ирина Понаровская, Ирина Виталий кызы Понаровская (, 1953 елның 12 марты, Ленинград) — РФ эстрада һәм джаз җырчысы, кино артисты. РФ атказанган артисты (2000).

Тәрҗемәи хәле 1953 елның 12 мартында Ленинградта музыкантлар гаиләсендә туган. Әтисе — Виталий Борис улы Понаровский, әнисе — Нина Николай кызы Арнольди. Алты яшендә рояль артына утыра. Ленинград консерваториясе каршындагы музыка мәктәбен арфа һәм фортепиано классы буенча тәмамлый. 15 яшеннән педагог Лина Борис кызы Архангельскаядан вокал дәресләре ала. 1971 елда Ленинград консерваториясенә укырга керә, 1978 елда пианино классы буенча тәмамлый.

1971-1976 елларда «Поющие гитары» ансамбленың солисткасы.

1975 елда беренче совет рок-операсы булган «Орфей һәм Эвридика»да Эвридика рлен башкара.

1976 елда Мәскәүгә күчеп, Олег Лундстремның джаз-оркестрында ике ел солистка була.

1976 елдан башлап, кинога төшә.

1980 елларда телевидениедә музыкаль тапшыруларда төшә: «Ел җыры» (), «Иртәнге почта» (), «Зәңгәр ут» (), «Көлке тирәли» (). Балалар өчен «Будильник» тапшыруын алып бара. 1988 елда Мәскәүдә беренче сольный концертлары була.

1993 елда беренче зур дискы — «Шулай үтә тормышы»м () чыга. 1993 елда (әлеге җыр буенча) беренче видеоклипта төшә.

1990 еллар башында Богдан Титомир белән бергә чыгыш ясый.

1990 еллар уртасында «Ирина Понаровскаяның фитнесс-классы» () тапшыруын алып бара. 1997 елда Мәскәүнең Үзәк дәүләт концерт залында «Хатын-кыз һәрчак хаклы» () сольный программасын тәкъдим итә. Шул ук елны икенче зур дискы языла.

1996 елда «Шанель» мода йорты вәкиллләре «Советлар Берлегенең Мисс Шанеле» исеме бирәләр. 1998 елда Италиянең Марлен Дитрих һәм Роми Шнайдерны киендерүче фирмасы «фирманың йөзе» булырга тәкъдим итә.

Соңгы елларда Эстониядә яшәгән. Хәзер Петербургта яши Ирина Понаровская изменилась до неузнаваемости. lady.mail.ru, 24.04.2018

Фильмография 1976 — «Бу миңа кагылмый» (, Ленфильм, режиссер: Герберт Раппапорт) 1977 — «Кракатук чикләвеге» (, Лентелефильм, режиссёр: Леонид Квинихидзе) 1978 — «Төн уртасында талау» (, Лентелефильм, режиссер: Александр Белинский) 1982 — «Бөлгән трест» (, Одесса киностудиясе, режиссер: Александр Павловский) 1992 — «Ул үзенекен алыр» (, Парус киностудиясе, режиссер: Владимир Рябцев)

Дискография 1993 — «Шулай үтә тормышым» () 1997 — «Хатын-кыз һәрчак хаклы» ()

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1976 — Сопоттагы халыкара җыр фестивале — Grand Prix — «Чакыр мине, сөю» (, А. Журбин — И. Резник) җыры өчен Зови меня, любовь (А. Журбин - И.Резник). 2000 — РФ атказанган артисты

Гаилә хәле I ире — музыкант Григорий Клеймиц (1945). II ире — джаз музыканты Вейланд Родд (, 1946). Уллары Энтони Родд (1984), рәссам. III ире — табиб Дмитрий Пушкарь (1963).

Сылтамалар Ирина Понаровская. IMDb Ирина Понаровская. Рәсми сайт. Страница Ирины Понаровской в instagram

Искәрмәләр

Төркем:ССРБ җырчылары Төркем:Русия җырчылары Төркем:ССРБ актрисалары Төркем:Русия актрисалары Төркем:Русия кино артистлары Төркем:Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар