Өстән Уза () — Сарытау өлкәсе Петровск районында урнашкан татар авылы, Берёзовский муниципаль берәмлеге составына керә.

Географиясе Район үзәге Петровск шәһәреннән көньяк-көнбатышка турыдан 21 километр ераклыкта урнашкан.

Тарих 1789 елда.бүген Пенза өлкәсенең Шемышейка районы Оз авылыннан күчеп килгән татарлар нигез сала.1859 елда 120 йорт һәм 903 кеше, 1897 елда 1443, 1914 елда 2364 кеше, 1911 елда 2103, 1914 елда 312 йортта 2364 кеше яшәгән.

1928 елга кадәр авыл Петровск өязенең Яңа Захарка волостена, аннары Сарытау өлкәсенең Жерновск районы составына керә. 1929 елда «Нурвахитов ис.» колхоз оештырыла. Ике йөзгә якын кеше Бөек Ватан сугышында катнашкан, 82 кеше һәлак булган. 1961 елдан авыл колхозы «Кызыл Партизан» совхозының, 1976 елдан «Жерновский» совхозының бүлекчәсе булып торган. 1996 елда «Яһудин ис.» колхоз итеп аерым оештырыла.

Авылда мәчет, клуб, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны 2002 елда даими халык саны 330 кеше тәшкил иткән (татарлар 91 %), 2010 елда 281 кеше яшәгән.

2021 елда авылда 182 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 91 %База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Шәхесләр Кәрим Яһүдин — Советлар Союзы Герое. Ринат Халиков — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппаратының Сарытау өлкәсе буенча баш федераль инспекторы (2000—2005).А. А. Хабибуллин. История татар Саратовского края. Новая Усть Уза. Рифат Яраев — подполковник, хәрби фәннәр кандидаты.

Дин

Беренче мәчет 1824 елда, икенчесе 1878 елда төзелгән. Мәдрәсә эшләгән. Совет заманында мәчет бинасында клуб урнашкан була, соңрак сүтелә.

1993 елда мәхәллә теркәлә һәм яңа мәчет ачыла.

Мәгариф 1974 елда яңа мәктәп төзелә, 1985 елда балар бакчасы ачыла. 2010 елга кадәргомуми белем бирү мәктәбе булып эшләгән. 1987 елдан татар теле һәм әдәбияты укытылган, мәктәп каршында музей эшли. 2010 елда мәктәп ябыла, бинасында балалар бакчасы урнашкан.Большая Саратовская Энциклопедия. Новая Усть-Уза.

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Сарытау өлкәсе Петровск районы торак пунтлары Төркем:1789 елда нигезләнгән торак пунктлар