Репьёвка — Сарытау өлкәсе Базарлы Караболак районында урнашкан авыл. Янкә муниципаль берәмлеге составына керә.

Географиясе Районның төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Авыл аша Оз елгасы ага, көнчыгышта куе катнаш урман урнашкан.

Урам челтәре Авылда ике урам бар — Яңа һәм Совет.

Тарихы XVIII гасырның беренче яртысында Оз елгасында күчмәләр һөҗүмнәреннән саклану өчен хәрби торак пункт буларак нигезләнә.

1750 елда Николай Чудотворец исемендәге православие чиркәве төзелә. Бу гыйбадәтханәнең язмышы билгеле түгел. XIX гасыр уртасында яңа зират чиркәве төзелә.

1917 елның маенда репьев крестьяннары столыпин чоры крестьяннары җирләрен басып ала. Совет хакимияте килгәч, авыл Репьевка авыл советы үзәге булып китә. Коллективизация елларында Репьевкада Чапаев исемендәге колхоз булдырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында 92 кеше туган авылына кайтмый.

1986 елда заманча мәктәп бинасы ачыла.

Халык саны

2021 елда авылда 292 кеше яшәгән, шул исәптән татарлар 72 %, руслар — 26 %.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2020/21 года».

Авылның халык саны яшьләр авылда калганга да, читкә киткән авылдашлары кире кайтканга күрә дә арта, мәктәптә балалар саны да арта бара, авылда эш урыннары да күп. Кайчандыр рус авылы булып саналса да, бүгенге көндә руслардан өлкәннәр генә яшәп калган, татарлар заманында күрше Янкә авылыннан күченеп авыл татарлашып беткән.«Как в раю»: как живут в единственном селе в Саратовской области, где 100 процентов проголосовали за поправки в Конституция.

Дин

Авылда 2022 елда Янкә авылы халкы ярдәме белән бергә беренче мәчет төзелә.Хабибуллин А.А. Мечети Саратовской области. Иллюстрированный альбом. – Саратов: Медресе «Шейх Саид» ДУМСО. – Издательский центр «Наука», 2022. – 64 с.: ил.

Инфраструктурасы Авыл хуҗалыгы кулланылышы зонасы булган шәхси ярдәмче хуҗалык, шәхси йорт төре төзелеше таралган, барлык йортлар да газлаштырылган.

Мәдәният йорты, элемтә бүлеге, фельдшер-акушерлык пункты, төп гомуми белем бирү мәктәбе, , авыл хуҗалыгы оешмасы, кибетләр эшли.

2000 һәм 2010 еллар чигендә 500 терлек урынлык «Колосок» ҖЧҖ сөт комплексы төзелгән.

Истәлекле урыннар Репьёвканың төп истәлекле урыны булып православие чиркәвенең сакланып калган ярым җимерек бинасы тора.

Транспорт Авылга автотранспорт белән барып җитеп була.

Якындагы тимер юл станциясе Свободный бистәсендә урнашкан.

Искәрмәләр

Төркем:Сарытау өлкәсе татар авыллары Төркем:Базарлы Караболак районы торак пунктлары Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр