Марьевка (халык телендә — Марәү) — Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы татар авылы. Тарлак авыл советы составына керә.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9

Географиясе Авыл Пенза өлкәсенең көнчыгыш өлешендә, районның административ үзәге Кузнецк шәһәреннән якынча 19 км төньяк-көнбатышта (турыдан) урнашкан. Бистән авыл белән тоташып тора.

Вакыт зонасы

Тарихы

19 йөзнең беренче яртысында нигезләнгән. Крепостнойлык хокукы бетерелгәннән соң, Сарытау губернасы Кузнецк өязе алпавыты В.Зимнинскийдан җирле крестьяннар җирләрен үзләренә сатып алалар. 1911 елда — Никольск волостенә караган авылда 53 йорт, чиркәү мәктәбе эшләгән.

1930 елда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла. 1939 елдан Бистән авыл советына кертелә. 1955 елда — «Мировой Октябрь» колхозы бригадасы була. 1960 елның 1 мартыннан — И. Махалин, 1967 елдан 1990 елларга кадәр — «Марьевский» совхозы бүлеге. 2004 елда — «Марьевское» АҖ, МТФ.

1920 елларда авылдан ярты километр ераклыкта П. С. Рыков археологик экспедициясе 10 борынгы курган таба.

Совет чорыннан башлап бүгенгәчә Марьевка авылына Бистән авылы татарлары күченеп утыра, ике авыл тоташып киткән. Бүгенге көндә авыл тулысынча диярлек татарлашып беткән,БИСТӘН — ИМАНЛЫ БИСТӘ. руслар авылдан күченеп беткән.Опера җырчысы Иркен Мостафин: «Авыр замана, кем ничек булдыра ала, шулай исән кала».

Халык саны

Халык саны: 1859 елда — 194, 1911—345, 1926—436, 1930—478, 1939 — якынча 380, 1959—280, 1979—183, 1989—193, 1996—187, 2010—249 кеше яшәгән.

Милли составы

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар 201 кешенең 74%-ын тәшкил иткән.

2020 елгы җанисәп буенча авылда 236 кеше яшәгән, шул исәптән руслар 22 %, татарлар 78 %.Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Пенза өлкәсе буенча территориаль органы.

Дин

Авылда яңа мәчет эшли.МЕСТНАЯ МУСУЛЬМАНСКАЯ РЕЛИГИОЗНАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ "МАХАЛЛЯ №2472" С.МАРЬЕВКА КУЗНЕЦКОГО РАЙОНА ПЕНЗЕНСКОЙ ОБЛАСТИ ЦЕНТРАЛЬНОГО ДУХОВНОГО УПРАВЛЕНИЯ МУСУЛЬМАН РОССИИ.

Искәрмәләр

Әдәбият Безруков С. В. История совхоза «Марьевский» Кузнецкого района Пенз. обл. // Сб.: Моя малая родина. Материалы межрег. научно-практич. конференции. Вып. 8. Степановка-Пенза, 2011, с.12-24.

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Күзнәй районы торак пунтлары