Альфред Әбдерәшитов (Әбдерәшитов Альфред Хәйрулла улы; 8 июль 1940 ел, Чимкәнт—2011 ел, Казан) — совет һәм Россия сынчысы. Портрет, станлы һәм монументаль скульптура жанрында эшли. ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2005).
Тәрҗемәи хәле 1940 елның 8 июлендә Чимкәнт (хәзерге Шымкент шәһәрендә туган. Иҗатка һәм сәнгатькә мәхәббәтне рәсем ясаган әнисе уята. Яшь чагында Альфред шигырьләр яза. Әтисеннән ул бүрек тегү һөнәрен өйрәнә. Татар тамырлары булган сынчының әти-әнисе 1937 елда репрессияләнгәннәр. Актаныш районыннан булган әнисе апалары белән Алданга сөрелгән, ә иреккә чыккач, Чимкәнтка килеп төпләнгән һәм анда Томскидан репрессияләнгән булачак ире белән таныша.
Белеме 1957 елда Альфред Әбдерәшитов Н. В. Гоголь исемендәге Алматы сәнгать училищесының (хәзерге Алматы декоратив-гамәли сәнгать көллияте) сынлы сәнгать бүлегенә укырга керә. Казакъ ССРның халык рәссамы Хәкимҗан Наурызбаев остаханәсендә белем ала һәм аны 1962 елда тәмамлыйАльфрет Хайруллович Абдрашитов .
Иҗат юлы Сынчы нигездә мемориаль пластика жанрында эшли, төрле материаллар: металл, гипс, агач, бронза, бетон, чүкелгән бакыр куллана. Аның иҗат стиле төгәллек һәм образны җентекләп эшкәртүе белән аерылып тора.
1962 елда Алматыда узган Татар сәнгате декадасында Альфред Әбдерәшитов ССРБ халык рәссамы, Сталин премиясе лауреаты Харис Якупов белән очраша һәм аңа Татарстан АССРна күченергә теләге булуы турында сөйли. 1965 елда ул Казанга күченә. Биредә Казан офицерлар йорты башлыгы В. И. Гиглаев ярдәме белән урнаша һәм сәнгать мәктәбендә укыта башлый, мәктәп янындагы сарайда үзенең беренче остаханәсен оештыра.
1987 елда сынчы ССРБ Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Ул шәһәр, зона, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә даими катнаша.
2009 елда Абдрашитов Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган «Ике эзтабар» («Два следопыта») китабын чыгараНациональная библиотека
Абдрашитовның әсәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасы Милли музее, Әбылхан Кастеев исемендәге Казакъстан Республикасы Дәүләт сәнгать музее һәм башка җыентыкларда саклана.
Әсәрләре Станлы скульптура әсәрләре — «Казакъстан чабаны» (карагач, 1962), «М.Җәлил һәм Н.Җиһанов» (чүкелгән бакыр, 1981), «Мәрҗани» (гипс, 1999), «Г.Тукай» (бронза, мәрмәр, 2004), «Хәйдәр Бигичев» (гипс, 1999), «Туфан Миңнуллин» (бронза, 1999), «Салих Сәйдәшев» (агач, 2000), «Илдар Зарипов» (гипс, 2000).
Монументаль әсәрләре — Советлар Союзы Геройлары М. Сыртланова (бетон, 1980, Казан), В. Н. Липатов (чүкелгән бакыр, 1981, Казан) һәйкәл-бюстлары, «Ана» һәйкәле һәм аның тирәсенә Советлар Союзы Геройлары бюстлары куелган мемориаль скульптура ансамбле (бетон, 1997—1998, Мамадыш шәһәре), композитор Ф. Яруллин (2000, Мамадыш шәһәре), драматург Т.Гыйззәт (2004, Әгерҗе шәһәре), шагыйрь Һ. Такташ (2005, Сыркыды авылы, Мордва Республикасы) һәм башкалар.
Күргәзмә эшчәнлеге 1970—1990 еллар — «Зур Идел» («Большая Волга») зональ күргәзмәләре; 1983 — «ССРБ төзелүгә 60 ел» (Мәскәү); 1986 — ССРБ Коммунистлар партиясенең XXVII съездына багышланган «Без коммунизм төзибез» («Мы строим коммунизм») Бөтенсоюз сәнгать күргәзмәсе (Мәскәү); 1988 — «Социализм казанышлары сагында» («На страже завоеваний социализма») («Манеж» үзәк күргәзмә залы, Мәскәү); 1989 — «Фән һәм космос — тынычлык сагында» («Наука и космос на службе мира») (Калининград); 2000 — Шәхси күргәзмә (улы Адель Абдрашитов белән берлектә) («Казан» милли мәдәният үзәге, Казан) һәм башкалар.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Әбдерәшитов Альфред Хәйрулла улы Аудиогид по парку Государственного музея изобразительных искусств Республики Татарстан
Төркем:Сынчы Төркем:Скульптура