«Рәҗәб» мәчете Татарстан Рәисе төзекләндерелгән тарихи «Рәҗәб» мәчетен карады. ТР МДН, 25.08.2026 () — Татарстан Республикасы башкаласы Казанның Киров районында, Җиләкле бистәсендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. ТР МДН Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәте карамагында.

Тарих «Рәҗәб» мәчете — Казан арты төбәгендә сакланып калган агачтан эшләнгән бердәнбер тарихи мәчет. Аның тарихы 1897 елдан башлана: Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы Иван Алафузовның (1837—1891) җитен эрләү фабрикасында хезмәт куйган татар эшчеләренә сәүдә-сәнәгать җәмгыяте администрациясе гыйбадәт йорты булдыра. Ислам дине нигезләренә өйрәтүче штаты булдырылганЛилия Фахуртдинова. Алафузов — фамилия в Казани известная. history-kazan.ru, 9.07.2013.

Башта гыйбадәтханәне башкача атаганнар — Җиләкле бистәсе мәчете, Завод мәчете, Бишвакытлы мәчет. Ул Смоленск һәм Царевококшайск урамнары чатында урнашкан булган.

Алафузов предприятиеләре каршында рәсми мөселман мәхәлләсе Казан губерна идарәсе Указы белән 1910 елның 2 октябрендә оештырылган, шул вакытта бина яңартылган. Мәчет традицион татар стилендә эшләнгән. Ул 200ләп кешене сыйдырган. Мулла итеп Сарытау губернасы Хвалын өязе (хәзерге Сембер өлкәсе) Иске Кулаткы авылы крестьяны Хисаметдин Хөснетдин улы Ягъфәров сайланган, ул Яңа бистәдәге «Иске Таш» мәчет каршындагы Әмирхан мәдрәсәсендә укыган. Хезмәте өчен ул 300 сум хезмәт хакы алган.

Бер елдан соң мәчет янында мәктәп ачылган. 1915 елда мәзин Нурулислам Идиатуллинны, эшчеләрнең Казан хәрби округы гаскәрләре командующиена үтенеченә карамастан, армиягә алганнар (ул вакытта фабрикада 900 гә якын мөселман эшләгән)Радиф Кашапов. Мечеть Ягодной слободы ожидает масштабная реконструкция. Реальное время, 14.01.2021.

Мәчетне ТатЦИК Президиумының 1930 елның 6 февралендәге карары белән япканнар, манарасы төшерелгән. Ябылудан соң элеккеге мәчет бинасында балалар бакчасы булган.

Хисаметдин Хөснетдин улы Ягъфәров 1937 елның декабрендә кулга алынган, «советларга каршы дини агитация өчен» хөкем ителгән һәм 1937 елның 30 декабрендә Казанда атып үтерелгән, Архангел зиратында җирләнгән, 1959 елның 26 ноябрендә үлгәннән соң реабилитацияләнгән.

Бина торак-коммуналь идарәсе () тулай торак-пансионатына әйләндерелгән. 1950-елларда янгыннан соң бураны яңадан җыярга туры килгән. Хәзерге заман Дин тотучылар мөрәҗәгать иткәннән соң, Казан җитен комбинаты җитәкчелеге ярдәме белән, 1993 елның 24 маенда бинаны Киров районының «Рәҗәб» җирле дини җәмгыяте файдалануына тапшырганнар — мәчетнең исеме шуннан алынган.

1996 елда бина «Завод мәчете, XX гасыр башы» төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылганРеспублика әһәмиятендәге күчемсез тарихи һәйкәлләрнең дәүләт саклау реестры.

Реставрация эшләре мәхәллә кешеләре инициативасы белән 2021 елның августында башланган. Төзекләндерү эшләре 2026 елда төгәлләнгән. Бүгенге көндә биредә комплекслы яңартып кору эшләре башкарылган: мәчет нигезе, агач бура, түбә, манара торгызылган, мәчетнең эчке һәм тышкы өлеше бизәлгән, янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, тавыш көчәйтү җайланмалары куелган, мөнбәр ясалган, мәхәллә кешеләренә уңайлы булсын өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган. Шулай ук мәчет янында ир-атлар, хатын-кызлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа тәһарәтханәләр булдырылган. Суүткәргеч һәм канализация торбаларын сузу эшләре төгәлләнгән, ишегалдына борыс түшәлгән һәм мәхәллә халкына керү-чыгу сукмаклары уңайлы итеп эшләнгән.

2026 елның 25 августында төзекләндерелгән тарихи мәчетне карауда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм барлык Казан имамнары катнашкан. Шул ук көнне иредә Мәүлид ән‑Нәби мәҗлесе узган.

Имамнар 2017 елдан мәчет имамы булып Миңнәвхәт Сәгыйров эшли, ул Миңнулла Арслановны алмаштырган (үлгәнче мәхәлләне 20 елдан артык җитәкләгән). Хәзерге имам — Булат Сәфәров.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар Татарстан Рәисе төзекләндерелгән тарихи «Рәҗәб» мәчетен карады. ТР МДН, 25.08.2026 Рузаль Шарипов. Рустам Минниханов посетил отреставрированную мечеть «Раджаб» в Казани и поздравил прихожан с праздником Мавлид ан-Наби. Пресс-служба Раиса РТ, 25.08.2026

Төркем:Татарстанда Россиянең мәдәни мирас объектлары Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:1897 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Казан мәчетләре Төркем:Россиянең тарихи мәчетләре