«Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе () — 2026 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Рәисе указы белән кабул ителгән дәүләт бүләге. Мактау билгесе Татарстанда волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны бүләкләү өчен булдырылган.
Тарих 2026 елның 30 июнендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесен гамәлгә кую турындагы 520нче санлы Указны имзалаган. Документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылганТатарстанда волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды. Татар-информ, 30.06.2026.
Максаты Мактау билгесе Татарстанда волонтерлар хәрәкәте үсешенә зур өлеш керткән гражданнарны бүләкләү өчен булдырылган. Ул Россия гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга тапшырыла алаУказ Раиса Республики Татарстан № 520 от 30.06.2026.
Нигезләмә Бүләк турындагы нигезләмә буенча, волонтерларның иҗтимагый файдалы бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне оештырудагы казанышлары, шулай ук кимендә биш ел волонтерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруы бүләкләү өчен нигез булырга мөмкин. Шул ук вакытта, 5 еллык стаж турындагы таләп хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүче волонтерларга кагылмый.
«Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турында үтенеч язуын оешмалар, иҗтимагый берләшмәләр, республиканың дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары бирә ала. Мактау билгесе белән бүләкләү өчен кандидатураларны Татарстан Республикасында волонтерлыкны үстерү буенча Ведомствоара совет карый. Бүләкләү турындагы карар Ведомствоара совет тәкъдимнәре нигезендә Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан кабул ителә. Мактау билгесе белән кабат бүләкләү каралмаган. Мактау билгесе белән бергә волонтерларга тиешле таныклык та бирелә Положение о почетном знаке «За вклад в развитие добровольчества (волонтерства) в Републике Татарстан». Приложение № 1 к Указу Раиса РТ № 520 от 30.06.2026 Тасвирлама Мактау билгесе алтынлау һәм эмальләү ысулларын кулланып, бакырдан эшләнгән. Диаметры 20 мм булган түгәрәк медальоннан гыйбарәт. Медальон уртасында кызыл һәм яшел төстәге эмальләр белән эшләнгән касә хасил итүче стильләштерелгән 2 уч сурәтләнгән. Касә өстендә алтынланган өч таҗлы лалә чәчәге сурәтләнгән, аның үзәгенә диаметры 2 мм булган үтә күренмәле түгәрәк фианит беркетелгән. Медальонның әйләнәсе буенча, нокталар белән аерылып, баш хәрефләр белән язылган: өске өлешендә — рус телендә «ЗА ВКЛАД В РАЗВИТИЕ ДОБРОВОЛЬЧЕСТВА», аскы өлешендә — татар телендә «ИХТЫЯРЫЙЛЫК ҮСЕШЕНӘ ӨЛЕШ КЕРТКӘН ӨЧЕН». Медальон уртасындагы сурәт язулардан диаметры 15 мм булган әйләнә буенча кабарынкы кырый (кант) белән аерылган. Барлык сурәтләр һәм язулар — рельефлы, медальонның тонык өслегеннән 0,3 мм га чыгып тора. Медальонның периметры буйлап чыгып тора. Медальонның барлык чыгып торган элементлары ялтыратылган. Мактау билгесе белән беркетелә. Мактау билгесе таныклык белән бергә үтә күренмәле капкачлы бордо төсендәге футлярга куела һәм таныклыкның сул ягына беркетелә Описание почетного знака «За вклад в развитие добровольчества (волонтерства) в Републике Татарстан». Приложение № 2 к Указу Раиса РТ № 520 от 30.06.2026 Мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр :Төркем:«Татарстан Республикасында ихтыярыйлык (волонтерлык) үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе белән бүләкләнүчеләр
Искәрмәләр
Сылтамалар Татарстанда волонтерлык үсешенә өлеш керткән өчен мактау билгесе булдырылды. Татар-информ, 30.06.2026 Указ Раиса Республики Татарстан № 520 от 30.06.2026
Төркем:Татарстан бүләкләре Төркем:Әлифба буенча бүләкләр