Жасур Кенгбоев (, , 1985 елның 19 ноябре, СССР, Үзбәкстан ССР, Кашкадәрья өлкәсе, Чиракчы районы, Күкдала) — язучы, журналист. Үзбәкстан язучылар оешмасы әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1985 елның 19 ноябрендәJasur Kengboyev. asarlar.uz Үзбәкстан ССР Кашкадәрья өлкәсенең Чиракчы (2022 елдан ) районы Күкдала кышлагында (2009 елдан штб) туганМуаллиф ҳақида: Жасур Кенгбоев. uzhurriyat.uz.

2003—2007 елларда Үзбәкстан дәүләт халыкара журналистика факультетында белем алган. 2009 елда әлеге факультетта магистр дәрәҗәсенә ия булган. Сәләтле студентлар өчен Алишер Нәваи исемендәге дәүләт стипендиясенә лаек булган.

Үзбәкстан милли мәгълүмат агентлыгында (Oʻzbekiston Milliy axborot agentligi, ) мөхәррир булып эшләгән, «Жамият» (Jamiyat, Җәмгыять) газетасында бүлек мөдире вазифаларын башкарган. Шулай ук «Оила даврасида» Оила даврасида (Гаилә даирәсендә) газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән.

Иҗаты Жасур Кенгбоевның хикәяләре төрле җыентыкларда һәм республика басмаларында басылып чыккан. Ул — уникаль язучы. Аның һәр хәрәкәте һәм фразасы үзбәкчә. Үзбәк булса да, ул дала үзбәге. Бераз гади, ләкин назлы, бераз уйчан һәм бераз саран. Әсәрләренең геройлары — төрле характерлы кешеләр.

Яшь иҗатчылар өчен үткәрелгән «Истеъдод мактаби» (Талантлар мәктәбе) VII республика семинарында катнашкан.

2011 елда X Республика журналистлары конкурсында нәфис-публицистик мәкаләләре өчен «Басма гавәми мәгълүмат чаралары» (Печатные СМИ) номинациясендә җиңү яулаганВ Узбекистане подвели итоги конкурса экологической журналистики. uzinform.com, 10.12.2011.

2021 елда хикәяләре яшь авторларның шигырьләрен һәм прозасын бастырып чыгару буенча махсуслашкан рус телле «Автограф» журналында (Донецк) басылып чыкканН. Усманова. Творчество молодых писателей – в журнале «Автограф». uza.uz, 09.11.2021. Әлеге журнал АКШ, Германия, Греция, Франция, Израиль һәм БДБ илләреннән яшь язучыларның иҗатын яктырта.

Яр Чаллыда татар телендә нәшер ителүче «Мәйдан» журналының 2026 елгы май ае санында (№ 5 (294), Б.119—124) «Кардәш халыклар иҗаты» рубрикасында Жасур Кенгбоевның «Юракнинг бир чети» (Yurakning bir cheti, Йөрәкнең бер чите хикәясе) басылган (Лилия Гыйбадуллина тәрҗемәсе). Хикәя ике яшь кешенең мәхәббәте турында сөйли, бу мәхәббәт XX гасыр башында сурәтләнә башлаган: теләк, өмет, аерылышу, сагыну һәм омтылыш хисләре — яки, дөресрәге, кулдан ычкындырылган мөмкинлекләр аркасында туган сагыну. Китап герое Арзикулның соңрак куркаклык дип саналган гамәлләре чынлыкта яшьлек намусына карата икеләнү һәм яшь хатын-кызның (Умида) «көчен» аңлый алмау икәне ачыкланаИсломжон Ёқубов. Изланишнинг машаққатли йўли / Jasur Kengboyev. Yurakning bir cheti. Б.130—138.

Китаплары «Ко’хна белбог» (Иске билбау, 2016, «Минем беренче китабым» проекты);Jasur Kengboyev. Ovchining so‘nggi ovi. Xurshid Davron kutubxonasi «Юракнинг бир чети» (Йөрәкнең бер чите, 2019). Китапта 20 хикәясе туплап бирелгән;"Юракнинг бир чети" китоби, Жасур Кенгбоев. kitobxon.com «Узбекнинг карзи» (Үзбәкнең бурычы, 2021); Хадик, хикоялар / Hadik. HikoyalarКнига, Хадик, хикоялар. Жасур Кенгбоев

Искәрмәләр

Сылтамалар Муаллиф ҳақида: Жасур Кенгбоев. uzhurriyat.uz Jasur Kengboyev. asarlar.uz

Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәк телле язучылар Төркем:Үзбәкстан журналистлары Төркем:Үзбәкстан дәүләт дөнья телләре университетын тәмамлаучылар