Камил Таңгалычев, Камил Абидулла улы Таңгалычев (1968 елның 1 феврале, Мордва АССР, Ельник районы, Күгеш) — язучы, журналист, публицист. Мордовия Республикасының иҗтимагый пулаты, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Мордовиянең атказанган язучысы (2005), халык шагыйре (2015). Мордовиянең дәүләт премиясе лауреаты (2018). Унбиштән артык шигырь һәм эссе китабы авторы. Рус телендә иҗат итә. Шигырьләре мукшы, ирзә, татар, инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.

Тәрҗемәи хәле

1968 елның 1 февралендә Мордва АССР Ельник районы Күгеш (Акчи) авылында туган. Күрше Зур Мордва Пошаты (ru) авылындагы урта мәктәпне (1985), «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча М. Е. Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика институтының филология факультетын (1990) тәмамлаган. Мәктәпне тәмамлагач, 1985-1987 елларда Ельник районының «Трибуна колхозника» газетасы хәбәрчесе булып эшли. Институтта укыганда, 1987-1990 елларда, вузның «Учитель» күптиражлы газетасы мөхәррире булып тора. 1990-1993 елларда «Советская Мордовия» газетасы хәбәрчесе, 1993-1995 еллларда «Мордовия» газетасының публицистика бүлеге мөдире. 1995-2005 елларда атналык «Мордовия - 7 дней» газетасында сәясәт бүлеге мөхәррире. 2005-2006 елларда Саранскиның газета-журнал нәшриятында эшли. 2006 елдан РФ Федераль Мәҗлесе парламент газетасының күзәтүчесе.

Мордовия Республикасы татарларының иҗтимагый-сәяси «Юлдаш» (Спутник) республика газетасы (Саранск) баш мөхәррире.

Иҗаты 1992 елда Мордовия китап нәшриятында «Миләш кыңгыраулары» () исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1993 елда Мордовия телевидениесе «Рябиновые бубенцы» китабы буенча «Алсу күпер» () видеофильмы төшергән. 1998 елда Саранскиның «Кызыл Октябрь» нәшрияты «Минем озатучым» () шигырьләр китабын бастыра. 1999 елда чыккан «Ай остаханәсе» () китабында М. Ю. Лермонтов, А. С. Пушкин, Н. В. Гоголь, Л. Н. Толсой, Ф. И. Тютчев, А. Рублёв, Габдулла Тукай, А. С. Грибоедов, Александр Блок һ. б. язучылар иҗаты турында сөйли. 2000 елда чыккан «Киләчәк җир» () китабының каһарманнары — Һомер, Әбу Талиб, Ньютон, Чыңгызхан, Микеланджело, Зевс, Магеллан, Шекспир, Һаннибал, Сократ, Бетховен, Муса пәйгамбәр. Саранскида «Кызыл Октябрь» китап нәшриятында 2001 елда «Якындагы авыл» (), 2002 елда «Казанга юл» (), 2006 елда «Сайланма әсәрләр» (), 2014 елда «Җиз заманы» (), «Шигърият төбәге» (), «Шайтан таягы чәчәге» () шигырь-эссе китаплары дөнья күрә. Шигырьләре «Казан утлары», «Казан», «Идел», «Дон», «Север», «Странник» журналларында, «Мәдәни җомга», «Татар дөньясы», «Литературная Россия» газеталарында, «Өченче меңьеллык шигърияте» () җыентыгында (М., 2003), Америкада «Sulphur River» («Күкертле елга»), «Metamorphoses» («»), «Poetry New Vork» («Шагыйрәнә Нью-Йорк») журналларында басыла.

Лирический герой книг Камиля Тангалычева, следовательно, в какой-то мере и сам автор – не тот человек, который стремится освободиться от национальных и религиозных рамок, а человек, старающийся уместить в одном сердце две веры, – мусульманскую и христианскую, два языка – татарский и русский, две традиции.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2018 Мордовия республикасы дәүләт премиясе — «матур әдәбиятны үстерүгә керткән зур шәхси өлеше өчен»Камиль Тангалычев удостоился самой высшей награды Мордовии. Бөтендөнья татар конгрессы 2015 Мордовиянең халык шагыйреВ Мордовии появился ещё один народный поэт. Региональное информационное агентство ИНФО-РМ / INFO-RM, 01.04.2015 2005 Мордовия Республикасының атказанган язучысы «За заслуги. В ознаменование 1000-летия единения мордовского народа с народами Российского государства» медале 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2003 Бөтенроссия «Золотой Гонг» журналистлар конкурсы җиңүчесе 2002 Мордовия Республикасы Башлыгының әдәби премиясе

Әдәбият Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р. Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани). К.: ТКН, 2009. Кайда да йөрәктә. Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләренең иҗаты (төзүчеләр И. М. Ибраһимов, Р. Г. Хәннанов; кереш сүз Р. З. Закиров). К.: «Идел-Пресс», 2012. ISBN 978-5-85247-611-1

Сылтамалар Камил Таңгалычев. «Әдипләр» (Әхмәт Дусайлының шәхси порталы) Тангалычев Камиль Абидуллович. Библиотека мордовской литературы Камиль Тангалычев. Портал Стихи.ру

Моны да карагыз Камиль Тангалычев: Татары всея Руси. 16.02.2010

Искәрмәләр

Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар язучылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан язучылар берлеге әгъзалары Төркем:Мордовия шагыйрьләре Төркем:Мордовия журналистлары Төркем:Мордовия язучылары Төркем:Рус телле язучылар Төркем:XXI гасыр язучылары Төркем:Мордовия дәүләт педагогика институтын тәмамлаучылар Төркем:Мордовиянең дәүләт премиясе лауреатлары Төркем:Мордовиянең атказанган язучылары Төркем:Мордовиянең халык шагыйрьләре Төркем:Мордовия татарлары Төркем:Темников татарлары Төркем:Шәхесләр:Саранск Төркем:Мөхәррирләр