Эшкуарлык (эшмәкәрлек, эшкуарлык эшчәнлеге) — милеккә ия булудан, товарлар сатудан, эшләр башкарудан яки хезмәтләр күрсәтүдән системалы рәвештә табыш алуга юнәлтелгән, үз куркынычы белән башкарыла торган эшчәнлек.
Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару гадәттә дәүләт теркәлүен таләп итә, ләкин критерийлар һәм шартлар илдән илгә сизелерлек аерылып торырга мөмкин. Россия законнары буенча, эшкуарлык юридик зат тарафыннан яки билгеләнгән тәртиптә теркәлгәннән соң турыдан-туры физик зат (шәхси эшкуар) тарафыннан гамәлгә ашырылырга мөмкин.
Эшмәкәрлек — табыш алуга юнәлтелгән мөстәкыйль инициативалы икътисади эшчәнлек ул. Россиядә базар мөнәсәбәтләренең үсүе байтак кешене икътисади үзешчәнлеккә этәрде. Күпчелек очракта бу эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлаучыларның ничек тә булса яшәргә, үзгәргән тормышның катлаулы шартларында югалып калмаска, социаль-икътисади мөнәсәбәтләрнең яңа структурасында үз урынын алырга омтылышы белән бәйле иде. Барысы да уңышка ирешә, һәр эшмәкәр үз бизнесын саклап кала һәм ишәйтә алмады. Хәзер эшмәкәрлекнең әһәмияте арта бара: эшмәкәрлек иреге җитештерүчеләрнең иҗади көчләрен уңышлы хәл итеп кенә калмый, ил икътисадының нәтиҗәле үсешен дә тәэмин итә.
Икътисадчылар эшмәкәрлек сәләтен «җитештерүнең дүртенче факторы» дип атыйлар, башка барлык факторларны (җир, хезмәт, капитал) уңышлы берләштерү һәм алардан файдалану өчен аның әһәмиятен ассызыклап күрсәтәләр. Эшмәкәр җитештергән бар нәрсә (товар, хезмәт күрсәтү) җәмгыять куллануы өчен билгеләнгән. Эшмәкәрлектә икътисади һәм социаль аспектларның тыгыз бәйләнешен аерып күрсәтү зарур. Эшмәкәр продукция җитештерә һәм, табыш алуга омтылып, җитештерүнең яңа мөмкинлекләрен эзләп таба (икътисади аспект), хезмәт эшчәнлеге процессында кешеләрнең тормыш эшчәнлеге шартлары һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр яңартыла (социаль аспект).
Эшкуар еш кына новатор, яңа идеяләр, технологияләр, товарлар, хезмәтләр чыганагы буларак кабул ителә.
Искәрмәләр
Әдәбият
Предпринимательство : [арх. 4 января 2023] / Г. Б. Клейнер // Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017. Баумоль У. Микротеория инновационного предпринимательства = The Microtheory of Innovative Entrepreneurship (2010). — М.: Изд-во Института Гайдара, 2013. — 432с. Уильямсон О. Экономические институты капитализма = The Economic Institutions of Capitalism. — Лениздат. — 1996.
Төркем:Җитештерү шартлары Төркем:Бизнес