Симфония № 4 «Дастан» — Алмаз Закир улы Монасыповның (1925–2008) соңгы симфониясе. 1978 елда язылган. Композиторның дүрт симфониясе арасында иң соңгысы һәм үзенчәлекле әсәрләренең берсе.

Тарихы Әсәр 1978 елда язылса да, ноталары 1983 елда гына «Совет композиторы» нәшриятендә 64 бит күләмендә бастырылган.

Музыкаль үзенчәлекләре Симфония композиторның "Муса Җәлил" симфониясе кебек үк бер өлештән тора һәм аерым исем йөртә. Әсәрнең калыбында basso-ostinato темасы нигезендә кече цикллы вариацияләр барлыкка килә. Параллель рәвештә өч тематик сызык үсеш ала.

Әсәрнең төп үзенчәлекләре: Әсәр татар мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә. Композитор борынгы бәет һәм мөнәҗәт ритмнарын куллана. Төрле инструменталь һәм вокаль композицияләрдә тикшерелгән ысулларны симфониягә кертә. Симфониядә татар дастаннарының шигъри рухы, каһарманлык һәм башка эпик традицияләр чагылыш таба.

«Дастан» — татар профессиональ музыкасында милли мәдәниятнең борынгы һәм урта гасырлардагы әдәби традицияләрен симфоник формада чагылдырган әсәр. Шигъри жанрдагыча Монасыйповның "Дастаны" фольклор кагыйдәләренә дә туры килә, шул ук вакытта язма әдәбият һәм шәхси иҗат элементларын да үзендә берләштерә.

Оркестр составы Әсәр зур симфоник оркестр өчен язылган. Партитурада түбәндәге инструментлар каралган:

Агач тынлы музыка кораллары:

• Кече флейта (пикколо) (= III зур флейта)

• 2 зур флейта

• 3 гобой

• 3 кларнет (A һәм Bга көйләгән) (III кларнет = кече кларнет (пикколо) (Es))

• Саксофон-сопрано (B)

• 2 фагот

Бакыр тынлы музыка кораллары:

• 4 быргы (F)

• 3 торба (B)

• 3 тромбон

• Туба

Башка музыка кораллар:

• Орган

• Фортепиано (микрофон белән)

• Клавесин (микрофон белән)

Бәрмә музыка кораллары:

• Төркем I: 3 том-том, тамбурин, касса, легно, сыер кыңгыравы, пьято, тимер өчпочмагы

• Төркем II: тамбурин, пьяцци, зур барабан, там-там

• Төркем III: фруста, пьяцци, ксилофон

• Төркем IV: тамбурин, агач (легно), пьято, зур барабан, там-там

Кыллылар:

• I скрипкалар

• II скрипкалар

• Альтлар

• Виолончельләр

• Контрабаслар

Әһәмияте «Дастан» симфониясе Алмаз Монасыпов иҗатында татар милли рухын, борынгы эпик традицияләрне һәм заманча симфоник телне уңышлы берләштерү үрнәге булып тора. Әсәр татар музыкасында милли тематиканы фәлсәфи һәм каһарманнар планында ачкан мөһим әсәрләрнең берсе дип санала.

Шулай да карагыз

Симфония №1 Симфония №2 "Муса Җәлил" Симфония №3

Искәрмәләр

Төркем:Алмаз Монасыйпов