Резидә Кадыйрова, Резидә Миннебай кызы Кадыйрова (Резида Миннибаевна Кадырова; 1961 елның 22 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Уразбахты ― 2026 елның 16 мае, РФ, ТР, Казан) ― җырчы, Татарстанның атказанган артисты.
Тәрҗемәи хәле 1961 елның 22 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Уразбахты авылында алты кызлы гаиләдә төпчек бала булып туганДля мамадышцев будет петь заслуженный артист РТ Резида Кадырова. mamadysh-rt.ru 28.10.2013. булып эшләгән әтисе Миннебай, почтада эшләгән әнисе Хәлимә (52 яшендә, кызына 17 яшь вакытта фаҗигале вафат булганҖырчы Резеда Кадыйрова: «Кеше үләсен сизенә икән...». Шәһри Казан, 23.11.2019). Биш яшьтән башлап җырлаган, югары сыйныфларда мәктәп хорының төп солисткасы булган.
Сигез класстан соң Лаешта техникум, аннары эшче факультетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга кергән, аны тәмамлаган. Студент вакытта университетның Ирнис Хәкимуллин җитәкчелегендәге татар халык хорында җырлаган (башлап җырлаучы булган). Фестивальләрдә, агитбригадаларда катнашкан.
1985 елдан алып, ун ел Вахитов районындагы 98нче мәктәптә татар теле укытучысы, биш ел завуч булып эшләгән. Концертлар бирә башлаган. Мәктәпкә килгәч, драматург Туфан Миңнуллин аңа профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнергә, «Дулкын» радиосына барып, җырларын яздырырга киңәш иткән. Радиода «Шәмдәлләр» җырын яздыргач, аннары радио тәкъдиме белән альбомы чыккач, танылу алган. Кадыйрова татар эстрадаcында лирик җырлар башкаручы буларак билгеле. Аерылышу, үткән мәхәббәт турында кайгылы җырлар да башкара. Артык көчле булмаган, әмма йомшак тавышлы, затлы тыйнак жырчы булып, тамашачы күңеленә кереп калган.
Ул башкарган җырлар арасында: «Шәмдәлләр», «Әнием миләше», «Мәхәббәт җимешләре»Умерла заслуженная артистка Татарстана Резеда Кадырова. Бизнес-Онлайн, 16.05.2026, «Онытма мине, җыным», «Кышкы учак», «Ялган назлар», «Яшь гомер», «Кадерен белмәдең», «Әнием шәле», «Ташлап китмә», «Нарат җиләге», «Мин килермен каршыңа», «Мәңге яшисе килә», «Юлларыңда киртә булмам», «Киек казлар», «Бәхет кошым»Резеда Кадырова. ПопулярноеРезеда Кадырова. Бәхет кошым. Shazam һ.б.
Альбомнары DVD «Җырга күмик дөньяны» CD «Өзгәләнмә, үзәгем» MP3 «Йолдызлы серия» (Р. Низамов, Р. Кадыйрова, Р. Шәрәфиева) Резеда Кадырова. tatshop.ru һ.б.
Шәхси тормышы Беренче тапкыр үзеннән 10 яшькә олырак хәрби Казан кешесенә кияүгә чыккан. Балаларына ун яшь тулгач, аерылышканнар. Уллары: Искәндәр (өйләнгән, хатыны Динә белән ике баласы бар). Икенче ире милиция полковнигы Данис (1956―2026). Уллары Идрис (КФУ тәмамлаган; абыйсыннан 15 яшькә кече)Гөлгенә Шиһапова. . «Әле тереләм дигән иде»: Резида Кадыйрова вафат. Ватаным Татарстан, 16.05.2026.
Вафаты 2026 елның 16 маенда вафат булган. 5 елдан артык каты авыру белән көрәшкәнҖырчы Резидә Кадыйрова вафат. Интертат, 16.05.2026. Казанның Мирный бистәсе зиратында җирләнгәнГөлназ Хәбибуллина. Резидә Кадыйрова истәлегенә: «Аның җырлары халыкка күңел юанычы булды». Интертат, 18.05.2026.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстан Республикасының атказанган артисты
Искәрмәләр
Сылтамалар Каусария Валитова. Резеда Кадырова «Песня всю жизнь шла рядом со мной». TATshop.ru Для мамадышцев будет петь заслуженный артист РТ Резида Кадырова. mamadysh-rt.ru 28.10.2013 Резеда Кадырова. Әй, язмыш, язмыш, 10.11.2019, видео, 0:50:52
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Укытучылар Төркем:Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар