Сергей Вертелецкий, Сергей Юрий улы Вертелецкий () ― мәдәният эшлеклесе, этник кораллар ясау остасы, «Кадим Әлмәт» этномузыкаль төркеме музыкантлары өчен төрки уен кораллары ясаучы һәм торгызучы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2026).
Тәрҗемәи хәле Луганскида яшәгәндә, 20 яшендә үзлегеннән чиртмә телле уен коралы кубыз (варган) ясарга өйрәнгәнВертелецкий Сергей. Авторский сайт Виктора БеловаСергей Вертелецкий. Обертон Про.
Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге өчен традицион булган музыка коралларын торгызу һәм популярлаштыру буенча системалы эш алып бара. Ясаган төрки уен кораллары арасында: курай, думбра, кылкубыз, ятаган, дәф һ.б.
Иҗат итү процессы «Кадим Әлмәт» этномузыкаль төркеме музыкантлары теләкләрен исәпкә алып, төбәктә яшәүче һәм яшәгән татар халкының музыкаль мәдәниятенә хас булган авазларны өзлексез эзләү юлы белән бара Выставка тюркских музыкальных инструментов Вконтакте, 6.12.2023.
Останың ясаган уен кораллары чын сәнгать әсәрләрен үз эченә алган төрки музыка кораллары, шулай ук дөнья халыклары уен кораллары күргәзмәсен тулыландыра бара. Коллекция составына 700 дән артык инструмент ― экзотиклардан алып атаклы Шостакович рояленә кадәр керәОлег Платонов. Музыка нас связала. Как в глубинке появился лучший музей с музыкальными инструментами. dzen.ru, 19.03.2025.
Агачтан Азия халыкларының традицион диагональ флейтасы (нәй), агачтан Монголия һәм Себернең традицион кыллы музыка коралы , агачтан , алюминийдан лоу- вистл, традицион ике кыллы Алтай музыка коралы , агач шпоннан башкорт курае, агачтан вистл (свирель), Болгария һәм Македония, Украинада таралган обертон флейтасы Телинка (тилинка, теленка) C. Интернет-магазин этнических музыкальных инструментов Дудук!, алюминийдан татар курае, агачтан Молдова , Курск , пластиктан Төркия яки Болгария , Себернең традицион музыка коралы игилВертелецкий Сергей. TA-MUSICA, Двоянка. Интернет-магазин этнических музыкальных инструментов Дудук ясый.
Кадим Әлмәт
«Кадим Әлмәт» ансамбле «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан 2021 елда төбәкнең борынгы музыкаль мәдәниятен торгызу һәм популярлаштыру максатында оештырылган. Коллективның репертуары Татарстан, Ырынбур, Сембер, Чиләбе, Әстерхан өлкәләренең татар авыллары буенча этнографик экспедицияләрдә тупланган материалларга нигезләнгән. Сергей Юрий улы ― «Кадим Әлмәт» этномузыкаль төркеме музыкантлары өчен төрки уен кораллары ясаучы һәм онытылганнарын торгызучы. Әлеге төркем музыкантлары тәкъдим ителгән инструментларның яңгырашын күрсәтә һәм төрки музыка кораллары, шулай ук дөнья халыклары уен кораллары күргәзмәсен карарга килүчеләргә традицион музыка дөньясына тирәнрәк чумарга ярдәм итәРамиль Акберов. Ученый, защитники природы и люди производства: кто стал амбассадором Татнефти. «Вечерняя Казань», 25.09.2024Павел Корчагин: «Наш альбом про Волжскую Булгарию не сувенирная, не «сабантуйная» музыка». Миллиард татар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― төрки музыка коралларын торгызу проектын гамәлгә ашырган өчен (иҗади төркем эчендә)Определены лауреаты Государственной премии Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая в 2026 году. Министерство культуры Республики Татарстан, 26.04.2026
Искәрмәләр
Сылтамалар Увидел всю историю музыкальных инструментов, прогулявшись по уникальному музею в Альметьевске. Видео, 19:45 Вертелецкий Сергей. Авторский сайт Виктора Белова
Төркем:Шәхесләр:Татнефть Төркем:Шәхесләр:Музыка кораллары җитештерүчеләр