Резеда Зәйниева, Резеда Рифат кызы Зәйниева, кыз фамилиясе Гобәева (1988 елның 7 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Балтач районы, Арбор) ― шагыйрә, драматург, тәрҗемәче һәм сценарист. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2026).
Тәрҗемәи хәле 1988 елның 7 августындаРезеда Зайниева Вконтакте Татарстан АССР Балтач районы Арбор авылында туган. Казан федераль университетының татар филологиясе факультетын «филолог, тәнкыйтьче» белгечлеге буенча тәмамлаган.
2011 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының реклама бүлегендә һәм китапханәсендә эшләгән Резеда Губаева. kamalteatr.ru, 2021 елдан ― «Татарстан-24» телеканалында «Туган тел» тапшыруының мөхәррире.
2026 елның гыйнварыннан ― Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек мөдиреРезеда Губаева стала заведующей литературной частью Тинчуринского театра. Реальное время, 28.01.2026.
Иҗаты Россия һәм чит ил авторларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү белән актив шөгыльләнә, аның текстлары буенча татар театрларында, шул исәптән Татарстан Республикасыннан читтә дә спектакльләр куела. Моннан тыш, ул Алинә Шәрипҗанова, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Айдар Сөләйманов, Артур Исламов һәм башкалар репертуарына кергән 70тән артык җыр авторы.
Аны еш кына «Җәлил укулары» халыкара әдәби конкурсы, «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында «Хыял артыннан» музыкаль спектакле, «Татар кызлары» халыкара конкурсы, республика Сабан туе, «Калеб» иҗат берләшмәсенең юбилей концерты кебек республика һәм шәһәр чараларының сценаристы буларак җәлеп итәләр Нурия Фатхуллина. Автор спектакля о «необычном» Тукае: «Без конфликта неинтересно что-то делать». Бизнес-Онлайн, 2.05.2024.
«Гади була алмый ярату», «Ак юл» җыентыкларын, яшь авторлар белән берлектә «Яңа татар поэзиясы антологиясе»н чыгарган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2006 ― «Алтын каләм» республика яшьләр һәм яшүсмерләр матбугаты фестивалендә беренче урын ― Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил иҗаты турындагы мәкаләләре өчен 2010 ― «Шигъри Сабан туе» конкурсы җиңүчесе Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең ике тапкыр стипендиаты ТАССРның 100 еллыгына багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итү өчен ТР Хөкүмәте гранты иясе 2026 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе ― «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен (иҗади төркем эчендә) Гөлнар Гарифуллина. Габдулла Тукайның 140 еллыгында Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды. Татар-информ, 26.04.2026
Шәхси тормышы Кияүдә. Ире Илгиз Газинур улы Зәйниев (1987 елда Аксубай районында туган), Камал театрының сәнгать җитәкчесе. Балалары Гәүһәр, ХәйдәрМөршидә Кыямова. Илгиз Зәйниев: Резидәне үземә карату авыр булды, үлә яздым. Интертат, 12.01.2016.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Татар драматурглары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Шәхесләр:Камал театры Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры Төркем:Тәрҗемәчеләр