Мария Гюбнерова (), тумыштан Мария Руфферова (1865 елның 12 октябре, Слатина-над-Здобници — 1931 елның 5 августы, Прага) — Чехия театр актрисасы.
Тормыш юлы 1865 елда туган. Әтисе үлгәннән соң Брнодагы алман монастыренда тәрбияләнә. 1880 елдан алып 1895 елга кадәр унбиш ел дәвамында провинция труппаларында чыгыш ясый. Тиздән Брно Милли театры директоры Вацлав Гюбнер белән берлектә «Чехия халык театры» яңа театр труппасын оештыра. Гюбнерның хатыны Анна үлгәч (1861—1891 елларда яшәгән), ул аңа кияүгә чыга. Туй 1893 елның 11 февралендә Угерске-Градиштеда була. 1983 елга кадәр сәхнәдә Slatinská тәхәллүсен куллана.
1896 елның февралендә ул Праганың Милли театрына труппага кабул ителә һәм үлгәнче шунда эшли. Биредә ул 370 тән артык рольны тормышка ашыра, аларның кайберләрен берничә тапкыр уйный.
Рус классик пьесаларында уйный (Гогольнең «Ревизор», Островскийның «Бирнәсез кыз» һ. б.).
Еш кына Чехия шәһәрләре буйлап гастрольләрдә була, Пльзеньда, Брнода, Оломоуцта, шулай ук Братиславада чыгыш ясый. Милли театрлар белән хезмәттәшлектән тыш, зур булмаган Прага театрлары сәхнәләрендә дә чыгыш ясый.
1910 һәм 1928 елларда Венада, 1928 елда Варшавада уңышлы чыгыш ясый. 1931 елда Югославия буйлап гастрольләрдә була, моның өчен Изге Савва Ордены белән бүләкләнә.
Укытучылык эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Мария Вашова, Ева Врхлицкая, Ольга Шайнпфлюгова һәм башка бик күп актрисаларны актёрлык осталыгына өйрәтә.
1931 елда режиссёр Иосиф Кодичекның Карел Чапек сценарие буенча төшерелгән «Юлбасар» фильмында Фанки ролен башкара.
1931 елның 5 августында Прагадагы шифаханәдә ял иткәндә вафат була. Ольшанское зиратында җирләнгәнArchiv hl. m. Prahy, Matrika zemřelých VO Z12, s. 282. Dostupné online. .
Искәрмәләр
Төркем:Шәхесләр:Праһа Төркем:Праһада вафатлар Төркем:1931 елда вафатлар Төркем:5 август көнне вафатлар Төркем:Чехиядә туганнар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:1865 елда туганнар Төркем:12 октябрь көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Чехия актрисалары