Сәгадәт Аксой (; 1983 елның 29 августы, Истанбул, Төркия) — төрек актрисасы.

Тормыш юлы Сәгадәт Аксой 1983 елның 29 августында Истанбулда дөньяга килә. Аның әтисе Невшехирдан, әнисе Әдирнә һәм Сиирттан. Сәгадәт актёрлык эше белән мәктәптә кызыксына башлый. Ул Төркиянең шәхси каналларында музыка һәм кино турында төрле телешоуларда катнашкан. Институтны тәмамлагач, Сәгадәт Аксой үзен профессиональ кинематографта сынап карарга була. Институтта ук актриса актёрлык осталыгы курсларында шөгыльләнгән, реклама роликлары, сериаллар, кыска метражлы фильмнар төшерүдә катнашкан.

2002 һәм 2004 еллар арасында ул 1 каналда алып баручы сыйфатында беренче тапкыр чыгыш ясый. 2005 елда Сәгадәт Аксой «Көзге ут» фильмында дебют ясый. 2006 елда Сәгадәт Кушма Штатларга күчеп китә, анда Нью-Йорк киноакадемиясендә укый. Соңгы елларда ул төрек телевидениесе өчен Senden Baska, Kalpsiz Adam, Balkan Wedding кебек күпсанлы телесериалларда рольләр уйнавын дәвам итә.

2012 елда Сәгадәт Серджио Кастеллиттоның «Ике тапкыр туган» фильмында төшә, анда ул Аска ролен уйный. Россиядә аңа танылуны «Зиннәтле гасыр» төрек сериалы алып килгән.

Инглиз теле һәм әдәбияты кафедрасы буенча Босфор университетын тәмамлаган. Берничә бүләге бар. 2015 елның 14 августында Сәгадәт Памир Киранерга кияүгә чыга.

Фильмография ЕлИсемРоль2005Көзге утПынар2006Әсир йөрәкләрИрем2007ЙомыркаАйла2008Мин бүтәгЭлиф2008Мәктәп сыйныфыДуйгу2008Матур тормышДениз2008Йөрәксез кешеФирая2008СөтСемра2009Чакыру буенча няня кафедагы төрек кызы2009Көнчыгыш пьесаларыИзил2009Мәхәббәт башка телләрдәЗәйнәп2009Балканнарда туйЗехра2011Зиннәтле гасырВиктория/Садыйка2012Ике тапкыр туганАска2013КуылуЭлени2014БизнесРания2016Элмәк. Үле төенЭйлюль2017Минем Ватаным — ул синЛюси Адамс2018ХәйләсезлекРәмзия

Искәрмәләр

Сылтамалар

Başka Dilde Aşk Web Sitesi sinematurk.com'da Saadet Işıl Aksoy Сәгадәт Аксой TurkishtvSeries.ru сайтында

Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Төркия актрисалары Төркем:Әлифба буенча актрисалар Төркем:Истанбулда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1983 елда туганнар Төркем:29 август көнне туганнар