Ильяс Дилшат улы Дауди (2002 елга кадәр Сафин; 1967 елның 29 гыйнвары, ) — җәмәгать эшлеклесе, язучы, публицист. Әфган сугышында катнашучы, Россия Федерациясе каһарманы (2009).
Биография Ильяс Дауди 1967 елның 29 гыйнварында Татарстан АССРның Азнакай шәһәрендә туа. Яшь чакта бокс белән шөгыльләнгән, «ССРБ спорт мастерлыгына кандидат» исеменә лаек була. 1984 елда И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетына укырга керә.
1985 елның 1 апрелендә хәрби комиссар исеменә шәхси язма мөрәҗәгать буенча вакытыннан алда хәрби хезмәткә алына һәм Әфганстан Демократик Республикасында хезмәт итәргә җибәрелә. Төрекмәнстанның Ширабад шәһәрендәге хәрби частендә «разведчик войсковой разведка» хәрби-исәп белгечлеге алу белән әзерлек уза.
Әфганстанда хезмәт итүне өлкән разведчик, аннары разведка ротасын күзәтү бүлекчәсе командиры вазыйфасында башлый. Гомуми хәрби операцияләрдә, разведка-эзләү хәрәкәтләрендә катнашучы.
1986 елның 23 августында Әфган-Иран чиге зонасындагы Герат провинциясендә «Западня» берләштерелгән корал операциясендә «Кокари-Шаршари» ны ныгыту барышында кыр командиры Исмаил-хан формалаштыруын бетерүдә катнаша. Дошманның уты астында, шәхсән үзе миналанган участоктан авыр яраланган өч солдатны алып чыга. Сугыш припасларын гаскәрләрнең алдынгы позицияләренә илтү төркемендә беренче булып барганда, авыр яралана.
Әфганстан республикасында хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Дауди Ильяс Дилшат улы 2009 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Каһарманы исеменә лаек булаУказ Президента Российской Федерации от 27 декабря 2009 года № 1497 «О присвоении звания Героя Российской Федерации Дауди И. Д.». 1986 елның августында сугышларның берсендә авыр яралана. Шиндандада, Кабулда һәм Ташкәнтта 40 нчы армия госпитальләрдә дәвалана. Шул ук елның ноябрендә ССРБ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә«И вечный бой» газета Минобороны РФ «Красная звезда» 08.12.2010.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы.
Әдәби эшчәнлек Россия Язучылар берлеге әгъзасы. Әдәбият буенча Нобель премиясе—2021 алуга тәкъдим ителгән «В круге Кундузском» хәрби-тарихи роман авторы«Рустам Победоносец. Мой друг, Герой России Ильяс Дауди, написал книгу о «своем» Афгане — и о жизни после него» «Новая газета» 9.12.2020. «Мы все вернёмся!», «Не парадным коридором», «Цугцванг обер-лейтенанта Бруно Тевса» повестьлар трилогиясе«Мы все вернёмся» литературно-художественный журнал «КАЗАНЬ», «Большая игра в Афганистан» китабы авторы.
2017 елда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Россия Армиясе үзәк йортының 11 нче Бөтенроссия әдәби конкурсында «Проза һәм драматургия» номинациясендә җиңүче.
Бүләкләр
Россия Федерациясе каһарманы (2009) Ике Кызыл Йолдыз ордены (1986, 1987); «Дуслык ордены; Татарстан Республикасы Азнакай шәһәренең «Каһарманнар аллеясы»нда бюст
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:РФ Каһарманнары Төркем:Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:СБКФ әгъзалары Төркем:И.М. Губкин исемендәге Россия нефть һәм газ университетын тәмамлаучылар Төркем:Әфган сугышында (1979-1989) катнашучылар