Валерий Әхмәтшин, Валерий Васил улы Әхмәтшин (1941 елның 4 июне, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — үзешчән композитор, җырлар, романслар авторы, Алабуга мәдәният училищесы (хәзерге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте) укытучысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1941 елның 4 июнендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1958), Алабуга мәдәният-агарту училищесын, Н. К. Крупская исемендәге Лениград мәдәният институтының оркестр бүлеген (1967) тәмамлый.
Хезмәт юлы Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, Мамадышта халык уен кораллары оркестры җитәкчесе.
Ленинград мәдәният институтын тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесындә укыта.
Иҗаты Ленинград мәдәният институтында укыган елларында (1962-1967), беренчеләрдән булып, татар эстрадасы өчен җыр текстларына көйләр чыгара башлый. Иң зур танылу алган җыры булып «Чыгарсыңмы каршы алырга» (Дамир Гарифуллин сүзләренә) җыры исәпләнә, чөнки җыр, язылу белән үк, якташы Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова репертуарында яңгырый башлый.
Алабуга мәдәният училищесындә укыткан вакытта җырларга, романсларга көйләр язуын дәвам итә. Төрле елларда иҗат иткән 100дән артык әсәре Валерий Ахметшин свой юбилей отметил большим концертом. АЛ-информ, 06.06.2011 — оркестр өчен, музыка уен кораллары өчен язылган әсәрләре, билгеле җырлары һәм романслары бар (мәсәлән, Рамил Чурагулов сүзләренә «Әрәмә баланнары», «Сыерчыклар сайрый», «Бәгърем, тик син генә», «Здравствуй, Кама» һ.б.).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Искәрмәләр
Әдәбият Сарман (төзүчесе Тәлгат Исмәгыйлов). Казан: «АБАК» нәшрияты, 1998. ISBN 5-89423-067 Сарман районы энциклопедиясе (төзүчесе Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
Сылтамалар
Елабуга поздравляет композитора В. В. Ахметшина с юбилеем. Портал «Елабуга многонациональная», 04.06.2011 Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Вконтактедагы сәхифәсе Елабужский колледж культуры и искусства на Казанской улице в Елабуге. chelny.zoon.ru , 31.07.2017
Моны да карагыз Вәсим Әхмәтшин
Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Алабуга мәдәният училищесын тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Композиторлар Төркем:Укытучылар Төркем:Музыкантлар