2011 ел халык санын алу буенча, Канадада Һинд дине тарафдарлары булып 497 200 кеше булган, ягъни халыкның 1,45 %-ы.. Канада Һинд дине тарафдарлары өч төп төркемнең берсенә керә. Беренче төркемгә һиндле иммигрантлар һәм аларның токымнары керә. Һиндлеләр Канадага XX гасыр башында ук күчә башлаганнар. Бу төркемгә Һиндстаннан гына түгел, ә Фиджидан, Тринидад һәм Тобагодан һәм Суринамнан иммигрантлар керә. Икенче төркемгә Шри-Ланкадан эмигрантлар керә. Беренче берничә йөз Шри-Ланкалы Канадага 1940-ынчы елларда килгән. Икенче дулкын 1983 елга туры килгән, ул вакытта Ватаннарында тотрыксыз халәт 500 меңнән артык тамилны Канадада һәм башка көнбатыш илләрдә сыенырга мәҗбүр иткән. Өченче төркем - ул Һинд диненгә күчкән канадалылар. Күбесенчә алар Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте һәм Көнбатышта дәгъва иткән башка һинд оешмалары һәм гурулары тарафдарлары.

Һинд дине тарафдарлары халкы

Ел Процент Үсеш 2001 0,96 % - 2011 1,45 % +0,49 %

Канаданың территорияләр һәм провинцияләр буенча Һинд диндәге халкы:

Канаданың провинцияләре һәм территорияләреҺинд дине тарафдарлары 2001% 2001Һинд дине тарафдарлары 2011% 2011 Онтарио217 5601.9 %366 7202.9 % Британия Колумбиясе31 4950.8 %45 7951.0 % Альберта15 9650.5 %36 8451.0 % Квебек24 5250.3 %33 5400.4 % Манитоба38350.3 %77200.6 % Саскачеван15900.2 %35700.3 % Яңа Шотландия12350.1 %18500.2 % Нью-Брансуик4700.1 %8200.1 % Ньюфаундленд һәм Лабрадор4000.1 %6350.1 % Принц Эдуард Утравы300.0 %2050.1 % Юкон территориясе100.0 %1650.5 % Төньяк-Көнбатыш территорияләр600.2 %700.2 % Нунавут100.0 %300.1 % Канада297 2001.0 %497 9651.5 %

Искәрмәләр

Сылтамалар Канадада Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге Канадада Һинд дине Канадада Һинд дине гыйбадәтханәләре

Төркем:Һинд дине Төркем:Илләр һәм төбәкләр буенча Һинд дине Төркем:Канадада дин