Һади Такташ һәйкәле — Казанда 2017 елда, ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан, татар шагыйре Һади Такташ (1901-1931) исемен мәңгеләштерү максатында ачылган һәйкәл. Казанның Вахитов районында, Кабан арты мәчете артындагы скверда, Һади Такташ урамы белән Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнашкан.

Тарих 1934 елда Татарстан АССР язучылар берлеге оешкач, Һади Такташка һәйкәл ачу тәкъдиме була, язучылар берлеге рәисе Кави Нәҗми берничә мәртәбә әлеге мәсьәләне күтәрә, ләкин ул тормышка ашмый калаВ преддверии открытия памятника Хади Такташу Госархив РТ показал связанные с поэтом документы. ИА «Татар-информ», 24.07.2017.

2010 елның декабрендә Такташ һәйкәленең эскиз проектына ачык бәйге игълан ителә.

Мәхмүт Гасыймов (2017, гипс), Садри Ахун ясаган һәйкәл өлгеләре бар Taqtash. podelise.ru, 6.11.2012.

Һәйкәл авторлары Скульпторлар — РФ атказанган рәссамы, сынчы Андрей БалашовКазандагы Кол Гали, Федор Шаляпинга куелган һәйкәлләрнең авторы ( Мәскәү) һәм Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитекторы — РФ һәм ТР атказанган архитекторы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Тантаналы ачу 2017 елның 30 августында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, танылган язучылар, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнашты Президент Татарстана открыл памятник татарскому поэту Хади Такташу. Официальный портал Правительства Республики Татарстан, 30.08.2017 .

Тасвирлама

Шагыйрь, аягүрә бастырып, уң кулына ачык китап тотып, сул кулын чалбар кесәсенә тыккан итеп ясалган. Кабан арты мәчетенә яны белән борылган. Проектта башта һәйкәлне аслык-күтәрмәгә (постаментка) бастыру каралган булган, соңгы вариантта постамент төшереп калдырылган, берничә баскыч (подиум) гына калган. Шагыйрь сыны артындагы диварларда татар һәм рус телләрендә өзек китерелгән:

Дөнья матур, шушы дөньяның мин – ирке чикләнмәгән юлчысы. ҺАДИ ТАКТАШ

Мир красив, Я в мире этом путник И моя свобода безгранична. ХАДИ ТАКТАШ

Бәяләмә Һәйкәлнең эшләнеше, урнаштыру өчен сайлап алынган урыны турында фикерләр бертөрле генә түгел Родственники Хади Такташа: «Это была «игра в демократию» - памятник был давно отлит». Бизнес Online, 29.07.2017

Һәйкәлне төзү өчен ТР бюджетыннан 6 млн сум тотылган Памятник Хади Такташу открылся в Казани. Islam-today, 31.08.2017

Искәрмәләр

Чыганаклар В Казани открыли памятник татарскому поэту Хади Такташу. Татарстан (журнал) Шагыйрьләребез телен тешләгән заманда үз сүзен әйткән шәхес. Казанда Һади Такташка куелган һәйкәл вакытны гәүдәләндерә.

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:Әлифба буенча һәйкәлләр Төркем:Казан һәйкәлләре Төркем:Һади Такташ Төркем:Язучыларга һәйкәлләр