Дмитрий Иловайский (Дмитрий Иван улы Иловайский, , — , ) — тарихчы, рус тарихы докторы (1870), яшерен киңәшче, Мәскәү университеты укытучысы, публицист. Рус дәүләтенең Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм татар ханлыклары белән мөнәсәбәтләрен тикшергән; Алтын Урда хакимиятенең удел һәм Мәскәү Русиясенә тәэсирен күрсәткән. Рус һәм гомуми тарих буенча дәреслекләр авторы, Казан университеты каршындагы археология, этнография һәм тарих җәмгыяте әгъзасы. Искәрмәләр
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Дмитрий Иловайский · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.