Кычытканлы (яңа имлә كئچئتكانلئ, яңалиф Qƅcƅtqanlƅ, заманәлиф Qıçıtqanlı, ) — Татарстан Республикасының Норлат районындагы авыл. Географиясе Кычытканлы Татарстанның башкаласы Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 141 чакрым, ә район үзәге Норлаттан төньяк-көнбатышка таба 45 чакрым ераклыкта урнашканImplementations of the haversine formula in 91 languages at rosettacode.org and in 17 languages on codecodex.com ..

Тарих Күптән яшәүчеләр сөйләвенчә, Кычытканлы авылы XVIII гасыр башында барлыкка килгән. Буыннан-буынга килгән хикәяләр буенча, Үзи (Аксубай районы) дигән чуаш авылыннан килгән өч гаилә авылга нигез сала. Мулла Төхватулла авылга беренче нигез салучыларның берсе булган. Риваятьләр буенча, бу гаиләләр өйләреннән, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң мәҗбүри чукындырудан качып килгәннәр. Чынлыкта, Үзи авылыннан берничә гаиләне күчеп килү төбәкара күчү белән аңлатыла, чөнки Явыз Иван 1584 елда үлә. Хәзерге тарихиографик әдәбият авылның барлыкка килү көне турында каршылыклы мәгълүмат бирә - 1650 еллар уртасыннан 1710 елга кадәр. Риваятьләр буенча, 1911 елда берәү "Мораса башы" авылы 300 ел элек, ягъни 1611 нче елда барлыкка килгән дип әйтә, ләкин бу шикле мәгълүмат. Революциягә кадәр документларда авылның исеме «Югары Мораса» (یوقاری مرصا, ) «Кечерткәнле тоже» (کچرتکنلی توش) диеп языла.

1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенең Иске Әлмәт вулысына керә. 1920 елдан Татарстан АССР Чистай кантонының Иске Әлмәт вулысы составында, 1930 елның 10 августыннан Биләр, 1935 елның 10 февраленнән Тельман, 1958 елның 16 июленнән Биләр, 1963 елның 1 фераленнән Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән бүгенге көнгә кадәр Норлат районнары составында. Демография Халык саны 1782 1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2012 2013 2014 2015 2016 2017 2018 2019 2020 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 352 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94,89%, башка халыклар — 4,26%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,85%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.6 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Күренекле кешеләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1938-07-22 Тәлгать Галиуллин Казан (Идел буе) федераль университеты университет профессорыязучыәдәбият белгечефилолог Казан (Идел буе) федераль университетыКазан федераль университетының Алабуга институтыТатарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыРоссия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгеТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 1938-09-30 Фалес Вәлиев Казан (Идел буе) федераль университетыП. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты 2004-06-08 Россия Федерациясе 1949-05-11 Фәния Хуҗахмәт журналистязучы Милләт

Әфкать Насыйбуллин (1949-2010) — Татарстанның атказанган мелиораторы, Россиянең мелиорация һәм су хуҗалыгы хезмәткәрләренең I съезды делегаты. Фалес Вәлиев (1938-2004) — авыл хуҗалыгы предприятиясе директоры. Фәния Хуҗахмәт (1949) — журналист. Тәлгать Галиуллин (1938) — татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме. Моны да кара Кычытканлы авыл җирлеге Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.