Зиннур (XIX гасырның икенче яртысы) — шагыйрь. Аның исеме «Моны язган, Зиннурдыр — минем атым» исемле ки­тап авторы буларак «Кыйссаи Хуҗа Гаффан» (2 нче басма, 1880) дастан-поэма ахырында телгә алына. Поэмада бөлгенлеккә төшеп, хатыны белән улын хәерчелектә калдырып, шәһәреннән чыгып качкан сәүдәгәр Гаффан турында сүз бара.

Искәрмәләр