Григорий Павлов, Григорий Родион улы Павлов (, 1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе, Чыпчык вулысы, Керасиново — 1994 елның 5 ноябре, Киев, Украина) — Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби очучы, Советлар Берлеге Каһарманы (1943), ССРБ атказанган хәрби очучысы, генерал-лейтенант (1980). 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 10 мартына кадәр 507 сугышчан очыш ясаган, 108 һава сугышында катнашкан, шәхсән 19 (төркем белән тагын 6) дошман очкычын бәреп төшергән.

Тәрҗемәи хәле

1920 елның 10 февралендә Казан губернасы Казан өязе (1920 елның маеннан ТАССР Арча кантоны, хәзерге ТР Биектау районы) Керасиново авылында 9 балалы (6 бала үзләренеке һәм 3 ятим бала тәрбияләүче) керәстиян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 4 сыйныфлы башлангыч мәктәпне тәмамлаган. 1933-1936 елда Усад авылында 7 сыйныфлы мәктәптә укый. Казанда мәктәбен тәмамлаган, Ленин исемендәге заводта (дары заводы) эшләгән. 1937 елда Казанда аэроклубта шөгыльләнгән һәм очучы таныклыгы алган. 1938 елда Кызыл гаскәргә чакырылган. Чкалов хәрби авиация мәктәбен тәмамлаган (Ырынбур, 1940). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Төньяк-Кавказ фронты 4 нче Һава армиясе 9нчы гвардия истребитель авиадивизиясенең 42нче гвардия истребитель авиаполкы эскадрилья командиры урынбасары гвардия өлкән лейтенанты Г. Павлов 1943 елның июненә кадәр 378 хәрби очыш ясаган, 61 һава сугышында катнашкан, шәхсән 11 (төркем эчендә тагын 5) дошман очкычын бәреп төшергән. 1943 елның 2 сентябрендә Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соң хәрби-һава көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. Хәрби һава көчләре академиясен (1949), Генштаб хәрби академиясен (1960) тәмамлаган. Төньяк Кавказ хәрби округы авиациясе белән җитәкчелек итә. 1980 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә отставкага чыга. Ростов-на-Донуда яши, соңрак Киевка күчә. 1994 елның 5 ноябрендә вафат. Киевның Лукьянов хәрби зиратында җирләнгән.

Китаплары Вам взлет! Однополчане (М.: ДОСААФ, 1985) Г.Р. Павлов. Однополчане В военном небе (кулъязмада) Г.Р. Павлов. Дни жестоких сражений На кубанском небе Друзья мои однополчане Крылья мужества

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Советлар Берлеге Каһарманы (1943) Ленин ордены Дүрт Кызыл Байрак ордены Ике 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены Ике Кызыл Йолдыз ордены 3нче дәрәҗә «ССРБ Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» ордены ССРБ атказанган хәрби очучысы

Хәтер

Биектау районы Чыпчык урта мәктәбе музеенда Г.Р. Павловка багышланган күргәзмә оештырылган Биектау районы Чыпчык урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе. 2011 елда Биектауда Каһарманнар аллеясында бюсты куелган Музей Боевой и трудовой славы. МБОУ Чепчуговская СОШ. Чыпчык авылында урамга исеме бирелгән. Усад урта мәктәбе диварына истәлек тактасы куелган, мәктәптә мемориал оештырылган.

Кызыклы факт Г.Р. Павловның Д-739188 саны куелган шәхси эше папкасы Лондонда аукционга сатуга куелган булган. Каһарманның фамилиядәше Александр Павлов папканы, 1 мең ка сатып алып, РФгә алып кайткан. Росохранкультура шәхси эшне каһарманның кече Ватанына, Казанга җибәргән. Папка ТР милли музеена тапшырылган В Казань вернулось личное дело Героя Советского Союза. «АиФ», 22.06.2011.

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Герои Советского Союза – наши земляки. Кн. 3. К., 1986. Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963. Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз. К., 1990. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-010016 М.Ю. Быков. Победы сталинских соколов. М.: «ЯУЗА - ЭКСМО», 2008 Война...Судьбы...Память...Песни...(авторы-составители Небольсина М.В., Хамидуллин Б.Л.). К.: «Идел-Пресс», 2015. ISBN 978-5-85247-796-5

Сылтамалар Г.Р. Павлов «Ватан каһарманнары» интернет-проектында Список известных побед гвардии капитана Г.Р. Павлова Советские асы. 1936-1953 гг. Павлов Григорий Родионович Т.Н. Коробкова. Герой Советского Союза Павлов Г.Р.

Искәрмәләр

Төркем:Хәрби һава академиясен тәмамлаучылар Төркем:РФ генштабы хәрби академиясен тәмамлаучылар Төркем:Генерал-лейтенантлар Төркем:Очучылар Төркем:Бөек Ватан сугышы очучылары Төркем:ССРБ хәрби очучылары