Мөслим политехника техникумы, «Мөслим политехника техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе () — Татарстанның Мөслим районы үзәге Мөслим авылында урнашкан һөнәри белем бирүче махсус урта уку йорты.
Гамәлгә куючы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы.
Тарих 1968 елда, авыл хуҗалыгы өчен белгечләр хәзерләү максатында, Бөгелмә, аннары Яр Чаллы авыл һөнәри-техник укуханәсенең филиалы буларак эшли башлый. Баштагы елларда уку-укыту сыйныфлары төрле биналарда урнаша, ныклы базасы булмый. Шул сәбәпле Мөслим районы авылларында күмәк хуҗалык һәм совхозлар базасында уку йортының филиаллары ачыла. 1973-1983 елларда андый филиаллар «Урал», «Кызыл Октябрь», Киров исемендәге, Карл Маркс исемендәге, Куйбышев исемендәге, «Урожай» күмәк хуҗалыкларында, «Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, «Михайловка» совхозы базаларында эшли. Аларда сыер савучылар, дуңгыз карау операторлары, III класслы тракторчы-машинистлар хәзерләнә. Укучыларны күмәк хуҗалыкларның зоотехниклары, агрономнары, инженерлары укыта. 1977—2013 елларда — мөстәкыйль уку йорты, 94нче санлы Мөслим һөнәри лицее. 1999-2000 уку елында 4 катлы яңа бина төзелә. Ел саен 130-140 укучы һөнәр һәм гомуми урта белем алып чыга. 2013—2015 елларда — Бөгелмә аграр көллиятенең 2нче санлы филиалы 2015—2019 елларда — Сарман аграр көллияте филиалы. 2018 елның 29 октябрендәге ТР МКның № 954 карары белән Сарман аграр көллиятенең Мөслимдәге филиалы бетерелеп, аның базасында мөстәкыйль юридик зат — Мөслим политехника техникумы оештырыла Мөслим политехника техникумы оештыру турында ТР МК карары. Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталы.
Белгечлекләр Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче) Эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы) Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер) 2015 елның 13 ноябрендә бирелгән 7456нчы санлы лицензия буенча
Шәхесләр Директорлар 1968-19?? — Сәяр Фәрхетдинов 1977-1984 — Илфат Нуриәхмәт улы Юнысов 1984-1989 — Наил Мөхәммәтулла Сафин 1989-???? — Рамил Ягъфәр улы Шәмсиев ????-2019 — ??? 2019- — Илнар Дөлфәрит улы Миргалимов
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Тәмамлаучылар
2017-2018 уку елына Сарман аграр көллиятенә (Мөслим филиалы белән) ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманыТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016 буенча 190 студент кабул ителә.
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Ә. Ә. Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП, 2003.
Сылтамалар
Мөслим политехника техникумының «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе Профессиональное училище-94
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:1968 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:1977 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:2019 елда нигезләнгән уку йортлары Төркем:Авыл хуҗалыгы юнәлешле урта һөнәри уку йортлары Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Мөслим районы