Яшел Үзән медицина училищесы, «Яшел Үзән медицина училищесы (техникум)» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе Уку йортының ТР сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы 1707 20.12.2011 белән расланган уставы буенча рәсми исеме () — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә (1928 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1932 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. Гамәлгә куючы — Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы.
Тарих 1963 елның 18 июлендә ТАССР сәламәтлекне саклау министрлыгы фәрманыТАССР сәламәтлекне саклау министрлыгы фәрманы № 370 18.07.1963 белән Яшел Үзән шәһәре Чехов урамы 2а йорт адресы буенча урнашкан халык судының элекке бер катлы агач бинасында ачыла. Беренче директоры — Виктор Михаил улы Оловяннников. 4 төркемгә (тулы булмаган урта белем белән 2 төркем шәфкать туташлары, ун сыйныф белем белән 1 төркем фельдшерлар, 1 төркем акушеркалар) 120 укучы кабул ителә. 1965 елда уку йорты икенче (ике катлы агач) бинага, 1978 елда Яшел Үзән шәһәре Гоголь урамындагы хәзерге бинага күчерелә. 1982 елда студентлар өчен 5 катлы тулай торак төзелә.
Белгечлекләр Яшел Үзән медицина училищесы бюджет нигезендә түбәндәге белгечләрне әзерли: Шәфкать туташлары эше (шәфкать туташлары) (уку срогы 3 ел 10 ай). Дәвалау эше (фельдшерлар) (уку срогы 3 ел 10 ай) Уку йортына 08.02.2012 бирелгән 3410нчы санлы лицензия буенча.
Шәхесләр Директорлар 1986-2018 ― Александр Федор улы Лазебный, ТР сәламәтлек саклау отличнигы. 2018-2022 ― Рашат Вагыйз улы Латыпов 4.4.2022-12.10.2022 ― Диләрә Камил кызы Швецова 12.10.2022―17.10.2024 ― Вера Сергеевна Семенова Татарстанда сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарын билгеләделәр. Татар-информ, 2.02.2024 17.10.2024 ― Фатыхова Ильмира Дамир кызыГАПОУ "ЗЕЛЕНОДОЛЬСКИЙ МЕДИЦИНСКИЙ КОЛЛЕДЖ"
Укытучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Уку йортын тәмамлаучылар
башлау тәмамлау Исем туу датасы туу урыны һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы
Искәрмәләр
Сылтамалар
Уку йортының «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» порталындагы сәхифәсе Уку йортының Вконтактедагы төркеме
Моны да карагыз
Төркем:Әлифба буенча көллиятләр Төркем:Татарстан урта һөнәри уку йортлары Төркем:Яшел Үзән уку йортлары Төркем:Сәламәтлекне саклау