Вячеслав Шугаев, Вячеслав Максим улы Шугаев () (1938 елның 10 феврале, ТАССР, Минзәлә — 1997 елның 3 марты, Мәскәү) — язучы, сценарийлар авторы, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1966), Ленин комсомолы премиясе лауреаты (1977).
Тәрҗемәи хәле
1938 елның 10 февралендә Татарстан АССР Минзәлә шәһәрендә туган. Гаиләсе Минзәләнең элекке Свердлов (хәзерге Муса Җәлил) урамында яши. В.М. Молотов исемендәге (хәзерге 1нче санлы мәктәп) мәктәпкә укырга керә.
1949 елда гаиләсе белән Свердловскга (1991 елдан Екатеринбур) күчеп китә. «Уралмаш» заводында расточник ярдәмчесе булып эшли һәм урта мәктәпне тәмамлый. Урал дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач (1961), «Уральский рабочий» (Свердловск), «Восточно-Сибирская правда» (Иркутск) газеталарында эшли.
1978 елга кадәр Иркутсктә яши, билгеле китаплары да шунда вакытта языла: «Чабам һәм әйләнеп кайтам» (, 1966), «Авыл» (), «Добролет авылы» (), «Җәй уртасындагы мәхәббәт» (), «Мәхәббәт арифметикасы» (, 1979), «Ата-ана көнендәге яңгыр» (), «Каравыл өе» (), «Озату» (), «Онытылган төш» (, 1973) һ.б.
1978 елдан Мәскәүдә яши һәм «Молодая гвардия» мөхәрририятенең проза бүлеге мөдире булып эшли, А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укыта. Мәскәүдә вакытта «Өч хатын-кыз» (), «Дмитров шимбәсе» (), «Ситсы кашагалар» (), «Укытучылар һәм яшьтәшләр» () һ.б.
«Мәхәббәт арифметикасы», «Онытылган төш», «Боготолда ярәшү» () әсәрләре буенча кинофильм төшерелгән Кино-Театр.Ру порталында
Әсәрләре инглиз, испан, литва, поляк, словак, француз, чех, эстон телләренә тәрҗемә ителгән.
Минзәләдә В.М. Шугаев беренче тапкыр Минзәләгә 17 яшендә (1954 елда) 1нче санлы мәктәпкә бергә укыган сыйныфташларының чыгарылыш кичәсенә кайта. Икенче мәртәбә Минзәләгә 25 елдан соң, күренекле язучы булгач кына кайта. Туган шәһәре турында хәтирәләре «Майскийда көз» (), «Майский малайлары» (), «Туган як калкулыкларының сурәте» () повестьларында чагылыш таба.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1977 Ленин комсомолы премиясе — «яшь замандашның рухи-әхлакый яктан аякка басуын чагылдырган әсәрләре өчен». 1984 Хөрмәт Билгесе ордены 1988 Халыклар дуслыгы ордены
Сылтамалар Минзәләнең танылган шәхесләре В.М. Шугаев Минзәләнең 1нче санлы мәктәбе сайтында Иркутск өлкәсенең әдәби картасы
Искәрмәләр
Төркем:Рус язучылары Төркем:XX гасыр язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Урал дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Журналистлар Төркем:Ленин комсомолы премиясе лауреатлары