«Тапшырылмаган хатлар» — Гадел Кутуйның 1935 елда язылган популяр «Тапшырылмаган хатлар» повесте буенча 2016 елда төшерелгән татарча тулы метражлы нәфис фильм. «2014—2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында төшерелгәнМиләүшә Айтуганова чираттагы фильмын төшерә. Tatar-today, 24.10.2016 (программаның координаторы — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы). Кинопроектны тормышка ашыручы — «Татмедиа» республика нәшрият һәм гаммәви элемтәләр агентлыгы.

Тарихы

Башта фильм, 4 сериядән торучы мини-сериал итеп, ТЯГ каналы өчен төшерелгән.

Нәфис фильмның премьерасы 2017 елның 30 мартында Казанның «Мир» кинотеатрында була.

Үзенчәлеге Гадел Кутуй «Тапшырылмаган хатлар»ны 1935 елда иҗат иткән. Әсәрдә 1920 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә. Фильмны исә бүгенге көнгә яраклаштырып төшергәннәр4 миллионга төшкән «Тапшырылмаган хатлар» фильмына актерларны бик авырдан сайлаганнар. «Шәһри Казан», 30.11.2016.

Галиянең балачак кадрлары Арча районының Наласа, Биектау районындагы Олы Кавал авылларында, кайбер җәй күренешләре Кама Тамагы районында Идел буенда, шәһәр эпизодлары Казанда төшерелгән.

Режиссёры — Рөстәм Рәшитов Сценарий авторы — Дан Дамаскин Операторлар — Денис Гусев, Фәрит Галиев Рәссамнар — Анна Невзорова, Гөлнара Үтәкәева Композитор — Эльмир Низамов Тавыш режиссеры — Илсөяр Дамаскин Продюсерлар — Илшат Әминов, И. И. Сафиуллин, Фәрит Галиев, Миләүшә Айтуганова Фильмның озынлыгы — 130 минут Фильмны төшерү бәясе (бюджеты) — 3,1 млн сум

Актёрлары Актерларны (барысы 50) туплау өчен барлыгы 12 кастинг оештырылган. Анда 700 ләп кеше катнашкан.

Бәяләмә Фильмга карата әйтелгән бәяләмәләр төрле. Рәшит Әхмәтов: «Фильмдагы Эльмир Низамовның музыкасын «Кинотавр» премиясенә, Гүзәл Сибгатуллинаның Галиясен «Тукай бүләге»нә тәкъдим итәргә кирәк». Миләүшә Хәбетдинова: «Мексика “сабын” фильмнарының очсызлы варианты».

Әдәбият Рәшит Әхмәтов. «Тапшырылмаган хатлар». «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836). Миләүшә Хәбетдинова. «Югалган матурлык» турында. «Звезда Поволжья», 2017 ел, 6-12 апрель, № 13 (836).

Сылтамалар «Тапшырылмаган хатлар» Кинопоиск сайтында «Тапшырылмаган хатлар»: кадр артында ниләр бар? «Безнең гәҗит», 16.10.2016 «Тапшырылмаган хатлар»ны тапшырыр вакыт җитте. Кино итеп! Intertat.ru, 01.12.2016 Режиссер Рашитов показывает казанцам «Неотосланные письма». Вечерняя Казань, 01.04.2017

Искәрмәләр