Ринат Баттал (псевдоним), Ринат Гыймазетдин улы Батталов (1948 елның 17 июне, ТАССР, Әгерҗе районы, Ырыс — 2018 елның 4 мае, РФ, Удмуртия, Ижау) — язучы, журналист, Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылары бүлеге җитәкчесе, Татарстан (2004) һәм Удмуртия (2005) язучылар берлекләре, РФ журналистлар берлеге әгъзасы, Удмуртиянең атказанган журналисты, Риза Шәфи һәм С. Сөләйманова (2015) исемендәге премияләр лауреаты. Тәрҗемәи хәле 1948 елның 17 июнендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Ырыс авылындаӘгерҗе районының юкка чыккан авылы туган. Удмурт АССР Алнаш районы Гөлширмә мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Удмурт дәүләт университетын (Ижау) тәмамлаган. Авиация радисты булып хәрби хезмәтне үткән. 1970-1974 елларда Салагыш авыл шурасы сәркатибе. 1974-1975 елларда «Җиңү юлы» газетасы (Әгерҗе районы) хезмәткәре. 1975 елдан «Агрохолодмаш» берләшмәсендә (Ижау) , мастер, һөнәри берлек комитеты рәисе. 1998 елдан «Мир» хуҗалыгында инженер. 2018 елның 4 маенда вафат, Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнә Шагыйрь һәм хикәяче Ринат Баттал вафат. Татар-информ МА, 04.05.2018. Иҗаты 1959 елда «Ленин юлыннан» газетасында беренче мәкаләләре күренә. 1970 елда «Җиңү юлы» газетасында шигырьләре дөнья күрә. 1990 еллардан шигырьләре, язмалары Татарстан («Ватаным Татарстан», «Казан утлары», «Мәйдан», «Якташлар»), Удмуртия («Удмурт дунне», «Яңарыш») газета-журналларында басыла. Удмуртиядә 1997 елда татар авторларының «Язмышлар авазы» исемле шигырьләр җыентыгында уннан артык шигыре басыла Ижауда әдәби түгәрәк эшен җанландырды. Азатлык Радиосы, 19.04.2013. Шигырьләре, хикәяләре тупланган берничә китап авторы. 2004 елның гыйнварында ТР язучылар берлегенең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә (рекомендация бирүчеләр, тәкъдим итүчеләр Р. Шәфи, М. Вәлиев, Г. Гомәр) ТР язучылар берлеге идарәсе Ринат Гыймазетдин улы Батталовны Татарстан язучылар оешмасына әгъза итеп кабул итәРинат Баттал. Казан утлары, 2004 ел, № 4. Удмуртия язучылар берлегенең татар язучылар бүлеген булдыруда зур хезмәт куйды, аның җитәкчесе булды. 2005, 2011 елларда Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре арасында килешү төзүдә башлап йөриУдмуртиядә татар язучыларына мөмкинлекләр бар. Азатлык Радиосы, 07.04.2011. «Яңарыш» газетасы (Ижау) каршында оешкан Риза Шәфи исемендәге әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. «Яңарыш» газетасында «Ижау – иҗат мәйданы», «Әдәби сәхифә» рубрикаларын алып бара. Китаплары Гомер сагышларым: шигырьләр. Казан: РИЦ Школа, 2000. Агымсуда – акчарлак: шигырьләр, хикәяләр. Казан: Матбугат йорты, 2002. Гомер учагы: шигырьләр. Казан: ТКН, 2008. Иҗаты турында Мостафин Ш. Кардәшлеккә чикләр юк. «Казан утлары», 1999 ел, № 8. Хөрмәтова Н. Агымсуда – акчарлак. «Якташлар», 2002 ел, № 6. Фәләх А. Читтәгеләр чит түгел. «Мәйдан», 2002 ел, № 7. Сафин Г. Агымсуда – акчарлак. «Яңарыш», 2002 ел, 28 июнь. Bәли-Барҗылы М. Ырыс егете. «Ватаным Татарстан», 2002 ел, 20 ноябрь. Нуртдинов З. Сагындыра туган жир. «Яңарыш», 2002 ел, 20 ноябрь. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Удмуртиянең атказанган журналисты Риза Шәфи исемендәге премия 2015 ― Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Миһербанлык чишмәсе» китабы (Казан: ТКН) өчен. Хәтер 2020 ел ― Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә ТР язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Ринат Баттал истәлегенә мемориаль такта ачыла. Истәлек тактасы язучы 1994―2018 елларда яшәгән йорт (, 37) диварына куелган. Мемориаль тактаны ачу чарасында ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Корбанов (Рифат Җамал) һ. б. катнашаМемориаль такта ачылды. Казан утлары, 2020 ел, № 12, 191нче бит. Чыганаклар Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда (төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р.Ф. Рахмани). Казан: ТКН, 2009. Писатели и литературоведы Удмуртии: Биобиблиографический справочник (сост. А.Н. Уваров). Ижевск, 2006. Әдәбият Кайда да йөрәктә (төзүчеләр И. Ибраһимов, Р. Хәннанов). Казан, 2012. ISBN 978-5-85247-611-1 Сылтамалар Баттал Ринат «Матбугат.ру» сайтында Ринат Баттал «Әдипләр» порталында Батталов Ринат Гимазетдинович Искәрмәләр
Төркем:Журналистлар Төркем:Татар язучылары Төркем:Удмуртия язучылары Төркем:Удмуртиянең атказанган журналистлары Төркем:Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары Төркем:Удмурт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар