«Кара йөзләр» — 2013-2014 елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнәләштерелгән һәм уйналган драма спектакле. Татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафуриның (1880-1934) «Кара йөзләр» повесте (1927) буенча куелган. Башкортстан башлыгы Гранты алганБашинформ, 05.06.2015. «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016, Мәскәү). Төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә катнашучы (2015, Казан) Башинформ, 03.06.2015
Тарих
«Кара йөзләр» спектакле Гафури театрында 1930 еллардан башлап уйнала, беренче премьерасы 1938 елның 5 маенда була. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повестен Гайнан Әмири (1911-1982) сәхнә әсәре итә. Яңа ориганаль премьерасы 2014 елның 4 октябрендә Гафури театры сәхнәсендә уйнала. Бүген дә театр репертуарында бар. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча Шәүрә Гыйльманова һәм Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән. Спектакльнең режиссеры Айрат Әбүшахманов. Рәссамы Альберт Нестеров, «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты. Композитор Илшат Яхин. Биюләр Ринат Әбүшахманов, Чулпан Әскарова. Ут куючы режиссер Илшат Сәяхов. Халык гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча киңәшче Асия Гайнуллина (Сибай). Хормейстер Алсу Хәсбиуллина.
Рольләрдә Галимә — Гөлнара Казакбаева (Римма Сәлмәнова) Закир — Артур Кәбиров Гали — Лилия Галина Фәхри — Әхәт Хөсәенов Хәмидә — Илсөяр Газетдинова (Нурия Ирсаева) Бәдәр — Гөлнара Әмирова Гыймади — Ирек Булатов Гыйльми — Тәнзилә Хисамова Ахун хәзрәт — Хөрмәтулла Үтәшев Казый — Рәвис Сәгыйтов Нәгыйм хәлфә — Юнир Коланбаев Гайфулла — Ринат Баймурзин
Үзенчәлеге Тамашачылар сәхнәдә утыра. Тамаша авансценада һәм өлешчә тамаша залында бара.
«Алтын битлек» номинанты
2016 елда 4 номинациядә «Алтын битлек» РФ мили театр премиясе номинанты була: «Иң яхшы драма спектакле (кече форма)» «Иң яхшы режиссер эше» (Айрат Әбүшахманов) «Иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров) «Иң яхшы киемнәр буенча рәссам эше» (Альберт Нестеров) — 2016 елгы «Алтын битлек» премиясе лауреаты. «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Гөлнара Кунакбаева)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар Гафури театры сайтында «Кара йөзләр» спектакле турында сәхифә «Алтын битлек» премиясе сайтында «Кара йөзләр» спектакле турында сәхифә
Моны да карагыз
Төркем:Татарча спектакльләр Төркем:Әлифба буенча спектакльләр Төркем:Гафури театры спектакльләре Төркем:Мәҗит Гафури Төркем:«Алтын битлек» премиясе номинантлары